tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чардаклыда милли тормыш кайный
Чардаклыда милли тормыш кайный

Чардаклыда милли тормыш кайный

Ульяновск өлкәсе Чардаклы районы мәдәният йортында хәзер инде традициягә кергән Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Район администрациясе һәм җирле татар автономиясе тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәмдә барлык татар авыллары вәкилләре дә катнашты.

Шәрәфле кунаклар мәдәният йорты фойесында җәелеп киткән күргәзмә белән таныштылар. Ә күргәзмә бик тә бай эчтәлекле, соклану тудырырлык иде. Анда татар халык ашлары, милли киемнәр, тормыш-көнкүреш әйберләре, кул эшләре, татарча китаплар урын алган. Үрән авылында яшәп иҗат итүче каләм остасы Фазылҗан Алиуллов китапларыннан әзерләнгән күргәзмә дә милләттәшләребезне битараф калдырмады. Күргәзмәләрне караганнан соң, район җитәкчеләре һәм өлкә татар автономиясе вәкилләре Чардаклы татарларын борчыган мәсьәләләр турында “түгәрәк өстәл” артында фикер алыштылар.

Милли бәйрәмнең рәсми өлешен район администрациясе башлыгы Юрий Нестеров ачып җибәрде һәм татар халкының дус-тату, бердәм, бай мираслы, тирән тарихлы булуын билгеләп үтте. Районның күпмилләтле халкы – иң зур байлыгыбыз, диде ул. Ә өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин районда ел саен Сабантуй бәйрәмен, Татар теле һәм мәдәнияте көннәрен югары дәрәҗәдә үткәргән өчен хакимият җитәкчеләренә һәм җирле автономия вәкилләренә рәхмәтләрен ирештерде. Татар автономиясенең район бүлекчәсе рәисе Җәүдәт Мубинов мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар һәм, әлбәттә инде, юмарт спонсорлар белән кулга-кул тотышып эшләүләре турында сөенеп сөйләде. “Өмет” редакциясенең җаваплы секретаре Рузия Хәлимова өлкә татар газетасы белән тыгыз элемтәдә торулары өчен “Ак калфак” оешмасы рәисе Гөлсинә Герасимовага, шулай ук Наилә Забихуллова, Наилә Потеева, Ирек Фиргалиев, Рәхиб Гареев белән Фазылҗан Алиулловка рәхмәт сүзләрен юллады. Өлкә татар язучылары берләшмәсе рәисе Шәфикъ Иматдинов тамашачыны яңа гына табадан төшкән шигырьләре белән шатландырды.

Татар теле һәм мәдәнияте көненең концерт программасы бай эчтәлекле итеп төзелгән иде. Район татар сәхнәсе йолдызлары милләттәшләребезгә моңлы җырларын һәм дәртле биюләрен бүләк иттеләр.

Рузия Хәлимова

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*