tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Троицкида «Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге тормышында ислам»конференциясенең тантаналы ачылышы булды
Троицкида «Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге тормышында ислам»конференциясенең тантаналы ачылышы булды

Троицкида «Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге тормышында ислам»конференциясенең тантаналы ачылышы булды

Бүген Троицкида «Рәсүлев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге тормышында ислам» III Халыкара XI Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Конференция эше пленар утырыштан башланды. Кунакларга һәм катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Чиләбе өлкәсе губернаторы Алексей Текслер  мөрәҗәгать итте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашты.

Ачылыш вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләре җиткерелде.

Конференция ачылышында шулай ук Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать Сафа Таҗетдин һәм Урал федераль округы мөфтие Ринат хаҗи хәзрәт Раев чыгыш ясады.

Быел конференция конфессияара һәм милләтара диалогны ныгыту, дини экстремизмны кисәтү, хакимият органнарының, мәгариф учреждениеләренең, дини һәм милли-мәдәни берләшмәләрнең хезмәттәшлеген үстерү, Зәйнулла Расулевның рухи мирасына игътибар җәлеп итү, исламның тарихи-мәдәни мирасын саклау бурычларын куя.

Фәнни форум Россия һәм якын чит илләрнең иң абруйлы мөселман эшлеклесе, ишан Зәйнулла бин Хәбибулла Бин Рәсүл исемен йөртә. Ул 1883 елда Троицк шәһәрендә татар, башкорт һәм казакълар арасында мөселман мәгарифенең төп институты булган мәдрәсәгә нигез сала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*