tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл өлкәсендә яшәүче милләттәшебез Ринат Ногманов губернаторның Рәхмәт хатына лаек булды
Тубыл өлкәсендә яшәүче милләттәшебез Ринат Ногманов  губернаторның Рәхмәт хатына лаек булды

Тубыл өлкәсендә яшәүче милләттәшебез Ринат Ногманов губернаторның Рәхмәт хатына лаек булды

Укытучылар көне уңаеннан Губернатор Александар МоорТубыл районы, Түбән Әремзән урта мәктәбе директоры Ринат Рият улы Ногмановка Рәхмәт хаты тапшырды.

Укытучы һөнәре бәяләп бетергесез кирәкле, файдалы, җаваплы һөнәрләрнең берсе. Илебезнең киләчәге безнең укытучыларыбызда, дип, юкка әйтмиләр.

Укытучы һөнәрен сайлаганына бер мизгелгә дә үкенмәгән Ринат Рият улы Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогика институтының тарих факультетын тәмамлап, педагогик хезмәт юлын башлый. Кайда гына эшләсә дә, ул үрнәк алырлык, тирән белемле, югары мәдәниятле, зирәк, сабырлы, эшләгән эшен яратып башкарган укытучы, җитәкче булып таныла. Максатчан, лидерлык сыйфатларын югары дәрәҗәдә үтәгән, эшенә җаваплы караган Ринат Рият улы Ногманов Әремзән мәктәбендә алтынчы ел мәктәп директоры булып эшли.

Җитәкче буларак оештыру осталыгына ия булган, мәктәп администрациясен җитәкли алган, укытучылар коллективы, педагогик советы һәм уку оешмасы эшчәнлеге белән идарә иткән, укытучылар коллективында хөрмәт казанган директор өч мәктәп(икесе филиал), бер башлангыч мәктәп, биш балалар бакчасы белән дә җитәкчелек итә.

Түбән Әремзән урта мәктәбе филиаллары, структура бүлекчәләре дә уңышлы эшли. Укытучылар коллективы һәм укучылар өлкә һәм район буенча үткәрелгән бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып призлы урыннар алалар. Мәктәптә укыту, балаларга тәрбия бирү яңа технологияләр кулланып, заман таләпләренә туры китереп оештырылган.

Ринат Рият улы Ногмановның фидакарь хезмәтенә югары бәя бирелүе белән котлыйбыз. Сайлаган һөнәренә һәрчак тугры булган Ринат Рият улына эшендә тагын да зуррак уңышларга ирешүен, мәктәп данын тагын күтәрүен телибез.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*