tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган шагыйрә Резедә Вәлиева вафат
Танылган шагыйрә Резедә Вәлиева вафат

Танылган шагыйрә Резедә Вәлиева вафат

Күренекле шагыйрә Резедә Вәлиева вафат. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Мәрхүмәнең якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Хушлашу урыны һәм вакыты соңрак хәбәр ителәчәк”, диелгән хәбәрдә.

Резеда Тәфкәлүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстан Республикасының Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучылар гаиләсендә туа.

Нәниләр турында язган беренче шигырьләре республика көндәлек матбугатында узган гасырның илленче елларында күренә башлый, тәүге җыентыгы («Минем дусларым») 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1960–2005 еллар арасында, балалар өчен аның тезмә һәм чәчмә әсәрләре – шигырьләре, поэмалары, җырлары, шигъри әкиятләре, табышмаклары, сәхнә өчен язылан әсәрләре һәм хикәяләре тупланган тагын ике дистәдән артык мөстәкыйль китабы дөнья күрә.

Резедә Вәлиева – татар балалар әдәбиятын тәрҗемәләре белән дә баеткан каләм ияләренең берсе. Иҗат эшчәнлегенең башлангыч чорында, алтмышынчы-җитмешенче елларда, рус яшүсмерләр һәм балалар әдәбиятыннан ул Н.Верзилинның яшел табигать серләре турында фәнни-популяр эчтәлектәге «По следам робинзонов» исемле китабын («Робинзон эзләреннән», 1958, 1975), Н.Поповның тарихи-биографик «Юность Андрея» («Андрейнең яшьлеге», 1960), Л.Смилянскийның «Сашко» (1961), Л.Воронкованың «Старшая сестра» («Дәү апа», 1965) повестьларын, А.Бартоның «Наш праздник» («Безнең бәйрәм», 1972), С.Михалковның «Мы с приятелем» («Дустым белән икебез», 1981) исемле шигъри җыентыкларын татар теленә тәрҗемә итә.

1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 1999 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*