tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә укучылар өчен «Ачык ишекләр» көне узды
Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә укучылар өчен «Ачык ишекләр» көне узды

Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә укучылар өчен «Ачык ишекләр» көне узды

Көтеп алган яңа уку елы башланды. 17 нче сентябрьдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә дә укучылар өчен «Ачык ишекләр» көне узды. Биредә тубыллылар мәдәният үзәге каршында эшләгән түгәрәкләр һәм иҗат берләшмәләренең эшләре, киләчәккә планнары белән таныштылар. Балалар мастер-классларда, квест уенында катнаштылар. Чарага килүчеләр иҗат коллективларының чыгышларын да карадылар. Әти–әниләр түгәрәк җитәкчеләренә сораулар бирделәр. Җитәкчеләр белән аралашып, дәресләрнең ничек узачагын белделәр, балаларын түгәрәкләргә яздырдылар. Мәдәният үзәгендә беренче мәртәбә куелган курчак театрын карадылар.

Үзәктә иҗади, тырыш, таләпчән укытучылар, җитәкчеләр эшли. Укытучыларыбыз ел дәвамында шәһәр һәм өлкә күләмендә үткәрелгән мәдәни чараларда, фестивальләрдә актив катнашып җиңүләр яуладылар. Быелгы ел бик тә уңышлы булды. Җәйге айларны искә төшереп китик. Матур узган «Могҗиза базары»н, «Себер бавырсагы» фестивале исебездә якты хатирәләр калдырды. «Себер бавырсагы» бәйгесендә без беренче урын алдык. «Милли татар ишегалды» бәйгесендә икенче урынга чыктык. Фестивальне 5 меңнән артык кеше тамаша кылды.

Мәдәният үзәге хезмәткәрләре Динара Әбсәләмовага, Римма Баганаевага, Римма Шәриповага, үзешчән театр артистларына, аның хөрмәтле режиссеры Мәдинә апа Уразмәтовага, «Яшьлеккә сәяхәт» ветераннар ансамбле һәм барлык хезмәткәрләребезгә киләчәктә дә уңышлар телик. Безнең үзәк үткәргән чараларда актив катнашкан Ихсан Теляевка, милләт җанлы дусларыбызга рәхмәтләребезне юллыйбыз. Шәһәр башлыгы Максим Афанасьевка, «Бердәм Россия» партиясе депутатлары Михаил Никитин, Эдуард Мәхмүтовка эшләрендә уңышлар телим. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булып эшләргә язсын.

Яңа уку елында укытучыларга һәм укучыларга яңа үрләр яуларга насыйп булсын. Тубыллыларны татар мәдәният үзәгендә узган чараларда актив катнашырга чакырабыз.

Наил ЯНИШЕВ,
Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге директоры урынбасары

t.me

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*