tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәрендә “Өлкәннәр көне”нә багышланган чаралар Себер татар мәдәният үзәгендә үтте
Тубыл шәһәрендә “Өлкәннәр көне”нә багышланган чаралар Себер татар мәдәният үзәгендә үтте

Тубыл шәһәрендә “Өлкәннәр көне”нә багышланган чаралар Себер татар мәдәният үзәгендә үтте

Шәһәр күләмендә узган бәйрәм концертын алып баручылар замана авырлыкларына бирешмәгән әби-бабайларны котлап җылы теләкләр юлладылар. Хөрмәтле бәйрәм кунакларын үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева котлады. Ул, өлкән буын кешеләренә авыр елларны кылган хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен әйтеп, саулык-сәламәтлек теләде. Бәйрәм сәхнәсеннән җырлар яңгырады, үзәк хезмәткәрләре шигырьләр сөйләделәр. Себер татар мәдәният үзәгенең вокал ансамбльләренә йөрүче балаларның чыгышлары өлкәннәрне сөендерде.

Залда утыручылар арасында лаеклы ялда булган милләттәшләребез, бөтен гомерләрен балаларын тәрбияләүгә багышлаган, аларны зур тормыш юлына озаткан өлкән яшьтәге кунаклар, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә җырлаучылар, күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәт ветераннары иде. Милли сый табыны артында очрашып, яшьлек елларын искә алды тубыллылар. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең җырчысы Гали Сәитов аш алдында изге догаларын укыды. Гомер көзләрен каршы алган бәйрәм кунаклары “Өлкәннәр көне“ бәйрәмен оештыручыларга рәхмәтләр юлладылар.

Римма Умитбаева,
Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*