tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәренең Мактау китабы яңа исем белән тулыланды
Тубыл шәһәренең Мактау китабы яңа исем белән тулыланды

Тубыл шәһәренең Мактау китабы яңа исем белән тулыланды

Тубыл шәһәренең “Игелекле ихтыяр” иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Диләрә Наил кызы Гадирова Тубыл шәһәренең Мактау китабына кертелде. Шәһәрнең Мактау китабында намуслы хезмәт батырлыгы белән танылган күренекле шәхесләрнең, хезмәт коллективларының исемлеге бар.

Шәһәрдә һәм районыныбызда туган якны өйрәнүгә, тарихи –мәдәни мирасны саклауга, популярлаштыруда керткән өлеше өчен Д.Н.Гадированы Тубыл шәһәр Думасы утырышында шәһәрнең Мактау китабына кертү буенча карар бертавыштан кабул ителә.

Шәһәренең үсешенә үзенең тырыш хезмәте, иҗтимагый оешмасында эшләгән игелекле эшләре белән танылган Диләрә Наил кызын ихластан котлыйбыз.

“Игелекле ихтыяр” иҗтимагый оешмасы әгъзалары тубыллыларның һәм хакимият вәкилләренең игътибарын ташландык хәлдә булган тарихи –мәдәни объектларга игътибарларын җәлеп итәргә тырышалар. “Игелекле ихтыяр”ның эш юнәлешенең берсе Тубылда “Том Сойер Фест” фестивален үткәрү. Россиянең төрле шәһәрләрендә волонтерлар үз куллары белән архитектура һәйкәле дип рәсми рәвештә танылмаган, әммә җирле тарихи мохит өчен кыйммәтле булган йортларны торгызу. “Игелекле ихтыяр” вәкилләре беренчеләрдән булып Тубыл шәһәренең Муса Җәлил урамындагы 33 нче агач йортны буяп, матурлап, яңартып хуҗаларын да сөендерделәр.

Якташыбыз Диләрә Наил кызы һөнәре буенча югары белемле, тәҗрибәле инглиз теле укытучысы. Аның әти-әнисе Сара апа һәм Наил абый Мәмәтовлар да укытучылар иде. Диләрә Наил кызының исеме шәһәрнең Почет Китабына кертелүе уңаеннан  якташыбызны чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да хөрмәтле, танылган укытучыга, иҗтимагый эшендә изге эшләр башкарган якташыбызга зур уңышлар, үсеш телибез. Киләчәктә дә барлык планнарыгызны тормышка ашырырга язсын.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*