tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивале узды
IV Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивале узды

IV Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивале узды

17 нче ноябрь көнне Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Дүртенче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивале узды.

Фестивальгә “Кем ул татар. Күренекле татарлар турында” очерк, сюжетлар, “татар халкының гореф-гадәтләре”, “татар мәдәнияте үзәкләренең, уку йортларында татар музейларының эшчәнлеге”, “татар халкының милли ашлары һәм кунакларны кабул итү культурасы”, ягъни 4 номинация буенча 90 видео һәм язмалар кабул ителде. Эшләр Чувашия республикасы, Түбән Новгород өлкәсе,Пермь крае Барда районы, Новокузнецк шәһәреннән, Татарстанның Саба, Мөслим, Сарман, Балтач,Кукмара, Арча, Балык Бистәсе, Әлки, Баулы, Лаеш, Бөгелмә,Питрәч, Теләче, Зәй, Әгерҗе Яшел үзән, Буа районнарыннан Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән килде. Фестивальгә эшләр әзерләүдә 200 дән артык кеше катнашты. Укучылар, студентлар, укытучылар,тәрбиячеләр, китапханәчеләр. Фестиваль төрле буын һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерде.

Фестивальне Россия кооперация университеты ректоры Алсу Рустэмовна Нәбиева башлап җибәрде. Әлеге чараның мөһимлеген искәртте. Катнашучыларга рәхмәтен җиткерде. Татарстан Фәннәр академиясе академигы Индус Таһиров, әлеге фестиваль татар телен, динен һәм гореф-гадәтләрне, милли ашларыбызны саклауның үрнәге булуын ассызыклады.

Филология фәннәре докторы, профессор, Болгариянең Халыкара фәнни үзәк директоры,”Милләтнең алтын хәзинәсе” номинациясендә “Алтын медаль иясе Альбина Вәлиева үзәкләренең эшчәнлегенә тукталды. Шулай ук Болгария Халыкара фәнни үзәк директоры урынбасары Гөлнара Хәйруллина сүзләрен шигъри юллар белән дәвам итте.

Балык Бистәсе районы Олы Тегермәнлек авылы мәктәбенең тарих укытучысы Илфар Габдрахманов яшь буынны Барый Шәвәлиев батырлыгы үрнәгендә тәрбияләүләрен җиткерде.

Арча районы Курса – Почмак авылы мәктәбеннән Ләйсән Шиһапова җитәкчелегендә мәктәп укучылары “Каз өмәсе” күренешен күрсәтте. Казанның 112 нче балалар бакчасының татар теле укытучысы Гөлназ Бедертдинова музейларында урын алган 19 гасырдан сакланып калган комган һәм намазлык алып килгән иде. “Серле сандыкта” яткан милли хәзинәре белән таныштырды. Әлки районыннан аш-су остасы Гөлсинә Морадимова чәк-чәк, талкыш каләвә пешерү тарихына тукталды. Үз куллары белән пешергән ризыктан фестивальгә килгән һәркемне авыз иттерде.

Фестивальдә Бөтендөнья татар конгрессының комитет җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов, Казан аграр университетының китапханә директоры Илнур Гайфуллин, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат үзәге хезмәткәре Ләйсирә Фазлыева, Росия Федерациясенең мактаулы мәгариф хезмәткәре, Россия мөслимәләр берлеге әгъзасы Нурия Шәрипҗанова чыгыш ясады. Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева халкыбыз әсәрләрен яңгыратты.

Дүртенче халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн – фестивале “Туган тел” җырын берлектә башкару белән төгәлләнде.

Чара Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Дәүләт Советының” Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Бөтендөнья татар конгрессы, Казан шәһәре мәгариф идарәсе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә оештырылды.
Чара Россиядә укытучылар һәм остазлар елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган иде.
Фестивальне Флюра Абдуллина алып барды.

Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*