tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гафури театрының гастрольләре төгәлләнде
Гафури театрының гастрольләре төгәлләнде

Гафури театрының гастрольләре төгәлләнде

Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры кичә «Кодача» музыкаль комедиясе белән Казан гастрольләрен төгәлләде. Театр алты көндә 14 спектакль күрсәткән һәм бер иҗади очрашу үткәргән.

«14 ноябрьдә Камал театры сәхнәсендә Казан гастрольләребезне ачкан идек. Санаулы алты көн узып китте. Киләсе гастрольләребез ике елдан булыр, Алла бирса. Әмма сез ул ике елны көтеп тормагыз – Уфага килегез», – диде Гафури исемендәге театр директоры Иршат Фәйзуллин спектакль алдыннан.

Ул тамашачыга гастрольләр дәвамында театр белән бергә булуы, заллар тутырып килүе өчен, Камал театрына гастрольләр үткәрергә ярдәм иткәне өчен рәхмәтен җиткерде.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Камал театры белән Гафури театры арасындагы алмаш гастрольләрнең ике республика арасындагы дуслыкны ныгытуына басым ясады, гастрольләрнең алга таба да дәвам итәчәгенә ышаныч белдерде.

Дамир Натфуллин Башдрамтеатр хезмәткәрләренә һәм артистларына мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталарын тапшырды.

«Россиядә бик әйбәт программа барлыкка килде – «Большие гастроли» дип атала. Әлеге программа буенча театрлар гастрольләр алмаша. Ә Камал тетары белән Гафури театры арасында бу традиция борынгы еллардан килә һәм алга таба да шулай булачак», – диде театрның баш режиссеры Айрат Абушахманов.

Гастрольләр Баязит Бикбай әсәре буенча композитор Заһир Исмәгыйлевның музыкасы белән эшләнгән «Кодача» спектаклен аншлаг белән карады. Залда гастрольләрдән кайтып өлгергән Камал театры артистлары да күп иде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*