tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Татарстан һәм Башкортстан көрәшчеләре көч сынашты
Актанышта Татарстан һәм Башкортстан көрәшчеләре көч сынашты

Актанышта Татарстан һәм Башкортстан көрәшчеләре көч сынашты

Әгәр исән булса, Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәровка нәкъ менә бүген, 18 ноябрьдә 72 яшь тулган булыр иде. Әмма аның рухы, батырлыгы райондашларыбызның хәтереннән беркайчан да җуелмас. Чөнки Илфат абыйны хөрмәт итүчеләр аның исемендәге көрәш бәйгесен гамәлгә куеп исемен мәңгеләштерделәр.

Актаныш районында традициягә әверелгән Сабантуй батыры, РСФСРның спорт остасы, ТАССР чемпионы, Муса Җәлил турниры җиңүчесе Илфат Әнвәров исемендәге төбәкара көрәш ярышы спорт дөньясында популярлаша бара. Быелгы ярышка 132 яшь спортчы көчләрен сынарга килгән. Республикабыз районнарыннан тыш Башкортстанның Илеш районыннан да катнашучылар бар.

Бәйгене ачу тантанасында Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов көрәшчеләргә уңышлар теләгәннән соң бәйгене оештыруда иганә ярдәме күрсәтүчеләрнең берсе- Мирзасалих Халиковка “Россиядә көрәшне үстерүдәге өлеше өчен” медален тапшырды.

Иганәчеләрнең тагын берсе- озак еллар Актаныш районын җитәкләгән, милли көрәшне үстерүдә зур хезмәт куйган Энгель Фәттахов көрәш бәйгесен оештырган Илфат абыйның улларына, туганнарына рәхмәт әйтте.

Батырның тормышын, биографиясен белеп, аннан үрнәк алырга чакырды. Танылган көрәшче булу өстенә, ул районыбызның алдынгы игенчесе: данлыклы комбайнчы һәм механизатор да.

Илфат абый һәр милләттәшебезгә үрнәк шәхес- улларын татарча көрәшергә өйрәтә, аның балалары гына түгел, оныклары да көрәшеп үсә. Бабаларының истәлегенә уздырыла торган бәйгедә дүрт оныгы келәмгә чыгачак.

Бүгенге ярышларны оештырган егетләр- Илфир, Айнур, Тәүфикъ һәм Шәфкать Әнвәровлар елдан ел спонсорлык ярдәме күрсәтүчеләрнең артуын әйттеләр. Бу исә яшь спортчыларны бүләкләүдә зур ярдәм. Мәсәлән, быелгы сигезенче ярышны оештыруда Ижау шәһәрендә яшәүче якташыбыз Булат Әхмәдуллин, Казаннан икетуган абыйлары Рәис Газизов, Салих Хәнифовка да бик рәхмәтле алар.

Ярышлар 2011 елгы һәм аннан кечкенәрәк егетләр арасында ике, ә 2006 нчы һәм аннан кечерәкләр арасында сигез үлчәү авырлыгында бара. Җиңүчеләргә дипломнар, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак. 1, 2, 3 нче урын алучылар гына түгел, призлы урынга аздан гына керә алмаган 4 нче урын иясенә дә акчалата бүләк әзерләнгән.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*