tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарча диктант» акциясе нәтиҗәләре билгеле!
«Татарча диктант» акциясе нәтиҗәләре билгеле!

«Татарча диктант» акциясе нәтиҗәләре билгеле!

13-15 октябрь көннәрендә Бөтен дөнья “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашты.

Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.
1 миллионнан артык кеше! Башка сүзләр белән әйтсәк, Казанның барлык яшәүчеләре, җанатарлар белән тулган 7 мең футболы стадионы, ике Чаллы шәһәре. 2023 елда Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясенең саннары ут!

31 илнең 5 меңнән артык мәйданчыгында туган телләрен яратучы, үз белемнәрен тикшереп карарга телүче 1 100 000 якын милләтәшләребез җыелды. Шулай ук диктантны онлайн язучыларның да саны шактый. Моның белән горурланмыйча һәм сокланмыйча булмый!

Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясендә үз белемнәрен тикшереп караганнар өчен шәп яңалык! Диктантлар тикшерелде, ә билгеләр куелды

Нәтиҗәлерне карар өчен:
– diktant.tatar сайтына керергә
– «Билгене белү» төймәсенә басарга
– Исем, Фамилия, Әтиегезнең исеме, телефон номерын язарга
– Катнашучы сертификатын йөкләргә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*