tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Бер татар гимназиясе дә булмаган Менделевск шәһәрендә “Мирас” дип аталган яңа уку йорты ачылды

ВИДЕО: Бер татар гимназиясе дә булмаган Менделевск шәһәрендә “Мирас” дип аталган яңа уку йорты ачылды

Аңа гимназия статусы бирелгән. Биредә күп фәннәрне туган телдә укытачаклар, милли тәрбия бирүгә, гореф-гадәт һәм йолаларны саклап калуга зур игътибар бирелә. Яңа белем йорты элеккеге 7нче мәктәп бинасында урын алган. Ул Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән капиталь төзекләндерелә. Бу бинада узган гасырның 80нче еллары ахырында татар гимназиясе ачылган була. Тик 30 ел тирәсе генә эшләп калган. Кадерле “Мирас” булып әйләнеп кайткан гимназияне Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов карады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*