tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә Гаилә көне узды
Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә Гаилә көне узды

Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә Гаилә көне узды

15 майда бөтен дөньяда Халыкара Гаилә көне билгеләп үтелә. Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге кунакларны әлеге бәйрәм белән тәбрикләде.

Балалар ата-аналарын, әби-бабаларын сәхнәдәдән матур итеп котладылар. Себер-татар мәдәният үзәге каршында эшләп килүче сәнгать түгәрәкләрендә шөгыльләнүче сабыйлар күнелле җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Рузанна һәм Авид Тавлетбакиевлар, Самира һәм Амира Айдуллиналар, Азалия һәм Алсу Айдуллиналар, “Йолдызлар” вокаль ансамбеле, “Себерстан” һәм “Тубыл балалары” бию ансамбелләре концерт номерлары тәкъдим иттеләр.

Хөрмәтле дуслар, Гаилә бәйрәме белән сезне котлыйбыз! Һәр гаиләдә бәхет, тынычлык һәм татулык булсын!

Себер-татар мәдәният үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*