tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Себер җәүһәрләре” фестивале узды
Тубылда “Себер җәүһәрләре” фестивале узды

Тубылда “Себер җәүһәрләре” фестивале узды

22 нче майда Тубыл шәһәрендә узган “Себер җәүһәрләре” төбәк бәйге-фестиваль татар мәдәниятенең байлыгын, милли үзенчәлеген күрсәтте. Шәһәрнең яңартылган базар мәйданында урнаштырылган сәхнәдән Төмән, Тубыл шәһәрләренең сәләтле артистлары, өлкәбезнең төрле районнарыннан килгән үзешчән җырчыларның чыгышлары яңгырады, бию ансамбльләренең биюләре берсеннән-берсе матур булды. Тамашачылар бай милли ризыклар, декоратив–гамәли сәнгать осталарының кул эшләре күргәзмәләрен сокланып карадылар. Матур бәйрәм күренеше, җырчыларның чыгышлары гала-концертны бизәде. Бәйрәм сәхнәсеннән төрле яшьтәге җиңүчеләр дипломнар, бүләкләр алдылар. Бәйгедә катнашучыларны, җиңү яулаучыларны котлап себер татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева:”Себер җәүһәрләре” бәйгене себер татар мәдәният үзәге Сибурның “Яхшы эшләр формуласы” социаль инвестицияләр программасының волонтерлык проектлары бәйгесендә җиңүе нәтиҗәсендә үткәрде. “Себер җәүһәрләре” бәйге-фестиваль беренче мәртәбә оештырылды. Бу мәдәният өлкәсендә биш юнәлешне яктырткан зур проект. Вокал, хореография, нәфис сүз, декоратив–гамәли сәнгать ижаты, милли ашлар номинациясендә катнашучылар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышларыбызга сөенәбез. Киләчәктә дә үткәреләчәк бәйгеләрдә катнашырга чакырабыз”,-диде

«Себер җәүһәрләре» бәйге–фестивальдә катнашучыларның саны 100 артык булды. Милләтебез хәзинәсен саклаучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, дипломнар белән бүләкләнделәр.

Гореф-гадәтләребезне саклап, балаларны, яшьләрне иң яхшы әхлакый традицияләрдә тәрбияләп, иҗади сәләтләрен үстерүче җитәкчеләренә, бәйге-фестивальдә катнашучы балаларга, өлкән яшьтәгеләргә жюри әгъзалары да рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Гала концертта яңгыраган җырлар, илһамланып иҗат иткән яшьләрнең, урта һәм өлкән буын вәкилләренең чыгышлары Тубыл тамашачыларының күңелләрендә озакка сакланыр. Алдагы елларда да мондый фестивальләр үткәрелеп торсын дип саубуллаштылар катншаучылар.

Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*