tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Баулыда язучы Рафаэль Мостафинны искә алу кичәсе узды
Баулыда язучы Рафаэль Мостафинны искә алу кичәсе узды

Баулыда язучы Рафаэль Мостафинны искә алу кичәсе узды

21нче май көнне Баулының мәдәният йортында якташ язучы-публицист, әдәбият галиме, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Рафаэль Мостафинның тууына 90 ел тулу уңаеннан аны искә алу кичәсе үтте.

Чарада язучы, мәшһүр татар драматургы, Татарстан Республикасының халык язучысы, Фоат Миңлеәхмәт улы Садриев, Рафаэль Мостафинның бертуган сеңлесе Светлана Әхмәт кызы Гобәйдуллина катнашты. Халыкны района җитәкчелеге исеменнән мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Моратова сәламләде.

Кичә барышында Рафаэль Әхмәт улы турында истәлекләр яңгырады, үзенең, шулай ук аңа багышланган музей бүлмәсенең, аның көче кергән 6нчы мәктәптәге Муса Җәлил музее видеолары күрсәтелде.

Искә алу кичәсе ахырында заманында Рафаэль Әхмәт улы Мостафин эшләгән 1нче мәктәпкә аның исемен бирү тәкъдиме яңгырады. Якын арада Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе бу юнәлештә эшне башлауны планлаштыра.

Фәридә Зыярова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*