tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камышлы районы вәкилләре Бөтенроссия тарихи конференциядә катнаштылар
Камышлы районы вәкилләре Бөтенроссия тарихи конференциядә катнаштылар

Камышлы районы вәкилләре Бөтенроссия тарихи конференциядә катнаштылар

19-20 майда «Мөслим районы һәм Көнчыгыш Татарстан: үткәннән бүгенге көнгә кадәр» Бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-туган якны өйрәнү конференциясе узды. Чарада Иске Ярмәк авылы имамы, Кләүле һәм Камышлы районнары мөхтәсибе Рамил-Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәри һәм Татар Байтуганы авылындагы «Әлифба» китабы авторы Сәләй Вәгыйзов музее мөдире Нурания ханым Абзалова катнаштылар.

Биш секциянең эше тәмамланганнан соң пленар өлеш үткәрелгән. Утырыш район башлыгы Рамил Муллин чыгышы белән ачылган. Катнашучыларның докладлары һәм тематик хәбәрләре, секцияләр җитәкчеләренең чыгышлары тыңлап кителгән. Йомгаклау документлары кабул ителгән. Туган якны өйрәнү хәрәкәте активистларын, укытучыларны һәм музей хезмәткәрләрен бүләкләү концерт программасы белән үрелеп барган.

– Мин пленар утырышта чыгыш ясадым, район башлыгы Рамил Хәмзә улына үзебезнең төбәктән күп сәламнәр җиткердем һәм китап, газета-журналлар бүләк иттем,  — дип хәбәр итә  Рамил-Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим.

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*