tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кронштадт шәһәрендә Рәмзия Зиннәтованың күргәзмәсе ачылды
Кронштадт шәһәрендә Рәмзия Зиннәтованың күргәзмәсе ачылды

Кронштадт шәһәрендә Рәмзия Зиннәтованың күргәзмәсе ачылды

Санкт-Петербургның Кронштадт районы «М.К. Аникушин исемендәге балалар сәнгать мәктәбе»нең күргәзмәләр залында Рәмзия Зиннәтованың күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итә.

Күргәзмә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Чарада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин, Кронштадт шәһәре депутатлары советы башлыгы Наталья Чашина, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һ. б. катнашты.

Кунакларны сәламләп, Ренат Вәлиуллин Рәмзия Зиннәтовага татар халкының гореф-гадәтләрен саклау эшендә бәяләп бетергесез өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде һәм уңышлар теләде. Шулай ук Санкт-Петербургның Кронштадт районы һәм Татарстанның Яшел Үзән районы хакимиятенә төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән уртак проектларны үстерүдәге хезмәтләр өчен рәхмәт җиткерде.

Күргәзмәдә кунаклар Рәмзия Зиннәтованың эшләре белән  танышты. Аның милли иҗатка тугрылыгына, милли киемдәге һәм интерьердагы традицион мотивларга ихтирам белән карады. Әлеге эшләр реалистик мәктәпнең иң яхшы традицияләрендә башкарылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*