tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда шигърият бәйрәме
Тубылда шигърият бәйрәме

Тубылда шигърият бәйрәме

Җирле шагыйрә Гөлфизәр Абдарахманова исемендәге икенче ачык шигърият конкурсы Тубыл шәһәре Себер татар мәдәният үзәгендә үтте.

Шигърият бәйгесе икенче ел Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихның тырышлыгы белән үткәрелә. Бәйге башланыр алдында жюри әгъзасы, ветеран укытучы, җирле шагыйрә Галия Абайдуллина Гөлфизәр Абдрахманова турында сөйләде, үзе иҗат иткән шигырен укыды, балаларга уңышлы чыгышлар теләде. Ветеран укытучы, җирле шагыйрь Сөнгатулла Бекенин үзенең иҗатыннан шигырен укып, бүгенге көндә Гөлфизәр Абдрахманованың шигырьләренә көйләр язылганын әйтте. Сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесендә балалар татар һәм рус телендә татар шагыйрь-шагыйрәләребезнең шигырьләрен сөйләделәр. Төрле яшьтәге, төрле милләт вәкилләре шигърият бәйгесендә катнашып осталыкларын күрсәттеләр.

3-7 яшьтәге балалар Муса Җәлил, Габдулла Тукай, Булат Сөләйманов, Гөлфизәр Абдрахманова, Галия Абайдуллинаның шигырьләрен тырышып, ихлас күңелләре белән сөйләделәр.

Татар теле һәм әдәбият укытылмаган мәктәпләрдән дә катнашучылар булды.

Тубыл райоыннан килгән шигырь яратучы, оста сәйләүчеләр мактау сүзләренә лаеклы иде. Бәйге шартлары буенча шигырь сөйләүчеләрнең сөйләм техникасына, текстны белеп һәм аңлап сөйләүләренә, балаларның башкару осталыгына, сәнгатьле, дөрес укый алганына бәя бирелде.

Жюри рәисе буларак кече яшьтәгеләр арасыннан сәнгатьле укып, үзен сәхнәдә тотышы белән аерылып торган Мәрьям Сибгатуллинаны, Ринат Хучашевны (7 нче балалар бакчасыннан), 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Азалия Айдуллинаны, Виолетта Захарованы, 9нчы мәктәптән Альбинә Абдыкәримованы, Вагай районы, Казанлы урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Эвелина Уразованы, Эльвир Хәбибуллинны билгеләп, аларның тырышлыгын, мактау сүзләрен укытучы апларына, әти-әниләренә дә җиткерәсем килә.

Беренче, икенче, өченче урыннар алучыларга тантаналы рәвештә диплом һәм бәйгенең бүләге, укытучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйгедә катнашучылар сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Римма Умитбаева.

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*