tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанлылар шеф-повар рецепты буенча әзерләнгән кыстыбыйны татып карый алачак
Казанлылар шеф-повар рецепты буенча әзерләнгән кыстыбыйны татып карый алачак

Казанлылар шеф-повар рецепты буенча әзерләнгән кыстыбыйны татып карый алачак

Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә 15 нче декабрьдә «Татарстан халыклары ашлары» фестивале узачак, аның программасына шулай ук «Вилки» кулинар шоу-ярышлары да керәчәк. Фестиваль мәйданчыкта күренекле пешекчеләрне һәм танылган блогерларны җыячак.

Кичә «Автор кыстыбые» мастер-классыннан башланачак. Аны бер ресторанның шеф-повары, ТР Аш-су осталары гильдиясе вице-президенты Илгиз Галиев үткәрәчәк. Аңа монда блогерлар ярдәм итәчәк. Алар бергәләп милли ризык әзерләү серләре белән уртаклашачаклар. Параллель рәвештә кыстыбыйны яшь аш-су осталары тамашачылар өчен әзерләячәк.

Тәмамлану белән «Вилки» конкурсы башланачак. Анда пешекчеләр һәм блогерлардан торган алты команда катнашачак. Алар милли ризыклар әзерләүдә көч сынашачак. Ә оештыручылар уенчыларга физик чикләүләр тудырып, биремне катлауландырачак. Ярышлар ике этапта узачак: сайлап алу һәм финал турлары.

Катнашучыларны эксперт жюрие бәяләячәк – ул турнир призерларын һәм җиңүчеләрен билгеләячәк.

Ярышларда билгеле блогерлар һәм артистлар катнашачак: Аили, Динара Вургафт, Русина Семенко, Марат Мифтахов, Алинә Гыймалтдинова, Люция Алиева.

Кунакларны 17:00 сәгатьтә Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча «Тәмле бульвар»ның төп сәхнәсендә көтәчәкләр. Шулай ук онлайн-трансляция дә үткәреләчәк.

Проект 2014 елдан гамәлгә ашырыла. Конкурсның максаты – профессиональ аш-су осталары өчен мәйданчык булдыру һәм чара кунакларын өй шартларында кулинария экспериментларына илһамландыру.

Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Мәдәният һәм диалог үзәге» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы гамәлгә ашыра.

 Чыганак: kzn.ru/meriya

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*