tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүти мәктәбе укучысы: «Укытучы — барлык һөнәрләргә юл ачучы»
Чүти мәктәбе укучысы: «Укытучы — барлык һөнәрләргә юл ачучы»

Чүти мәктәбе укучысы: «Укытучы — барлык һөнәрләргә юл ачучы»

Дөньяда һөнәрләр бик күп.Аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә хуш килгәнен сайларга тиеш.
Үз эшеңнең чын остасы булу өчен бик күп укырга, белемле булырга кирәк. Аның кеше тормышындагы әһәмияте турында бик күп мисаллар китереп була. Халык бу хакта «Белем — бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы», — дип белеп әйткән. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә.

Һәр кешенең иң матур, иң җылы истәлекләре аның бала чагы белән бәйләнгән була. Иң күңелле хатирәләр, әлбәттә, мәктәп еллары. Мәктәп дигәч, күз алдына шунда ук укытучы килеп баса. Беренче тапкыр белем иленә атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә атлый ул. Сабыйны кулына алып, белем дөньясына алып китә. Хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтә.

Укытучы — баланың чын дусты, киңәшчесе, ярдәмчесе. Ул безгә белем бирүче генә түгел, сәламәтлегебезне кайгырутчы да, шатлыкларыбыз өчен куана белүче дә. Бер сүз белән әйткәндә, икенче әни ул безнең. Минем әнием дә укытучы. Аның hәрвакыт әйтә торган сүзе бар: «Укытучы бирелеп, намус белән, чын күңелдән балаларны яратып эшләсә генә уңышка ирешәчәк, ихтирамга лаек булачак».

Минем яраткан укытучым турында язасым килә. Ул — Айсылу Миргомәр кызы Шәрәфетдинова. Аның безне беренче тапкыр каршы алуы бүгенгедәй хәтеремдә. Ипләп кенә кулымнан тотып, якты кабинетка алып керүе… Ягымлы тавыш белән әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. Ул — бик әйбәт укытучы. Гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Айсылу апа безне ярата һәм әйбәт булуыбызны тели.

Уңышларыбызга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша. Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмый. Айсылу апаның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба. Һәрберебезнең хәленә керә, булыша, аңлый. Аның белән бергә мәктәп тормышындагы һәрбер эштә актив катнашабыз. Ул безне төрле бәйгеләргә әзерли. Шуңа күрә гел алдынгы урыннар алабыз. Нинди генә уеннар уйлап чыгармый ул. Безне күп нәрсәгә өйрәтә. Яхшыны яманнан аерырга да, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга да, фикерләү сәләтен үстерергә дә. Ул укытучы гына түгел, артист та, язучы да!

Укытучы булу җиңел түгел. Ул зур сабырлык, балаларны ярату һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Укытучыдан башка беркем дә бер һөнәргә дә өйрәнә алмый. Укытучы — барлык һөнәрләргә юл ачучы. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларыбзның башында укытучы торганын онытмыйк. Алар балалар күңеленә нинди орлык сала алса, хезмәтләренең җимешләре дә шундый булачак. Мин укытучымны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим.

Самира Биктимерова,
Чүти мәктәбенең 3 класс укучысы

Чыганак: kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*