tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Исән – сау кайтыгыз балалар, көтә сезне газиз аналар»
«Исән – сау кайтыгыз балалар, көтә сезне газиз аналар»

«Исән – сау кайтыгыз балалар, көтә сезне газиз аналар»

Яңа Мичән мәдәният йортында Украинада махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итү йөзеннән зур хәйрия концерты узды.Һәвәскәр артистлар тамашачыларга искиткеч матур концерт программасы бүләк иттеләр. Ике сәгатьлек концерт бер мизгел кебек үтте.

Хәзерге вакытта Ватанны саклаучы геройларыбызга ярдәм итү өчен концертка килгән һәркемгә рәхмәт сүзләрен Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев белдерде.

Хәйрия концертын оештыручы Яңа Мичән мәдәният хезмәткәрләре, концерттан кергән акчалар Украинада махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәген әйттеләр. Концерт бер сулышта каралды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы алкышладылар. Һәркемнең теләге бер генә: илебездә тынычлык урнашып ир-егетләребез исән- сау гына  кайтсыннар иде.

Чыгнаак: saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*