tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мәскәүдә “Россия” күргәзмә-форумында Татарстан көне үтте

ВИДЕО: Мәскәүдә “Россия” күргәзмә-форумында Татарстан көне үтте

Безнең ил өчен бу – әле яңа формат. Күргәзмәләрнең төрлесе була, монысы исә, һәр төбәк белән бер урында танышу мөмкинлеге бирә.

Татарстан күпчелек тармаклар буенча әйдәп баручы төбәк. Икътисад, айти, кибер технологияләр. Кайберләрен тотып карап та булмый кебек. Шул ук вакытта күп милләтле булуы, аларның бай традицияләре белән үзенчәлекле республика. Татарстан стендын төзүчеләргә менә шушы шактый катлаулы мәсьәләне чишәргә туры килгәндер. Технологик үсешне дә күрсәтеп, рухы мирасны да тәкъдим итү.

ВДНХга – безнең Республика стендына федераль дәрәҗәдәге җитәкчеләр килде. Алар Татарстан турында горурланып сөйли. “Мин яратам сине, Татарстан” җырын кунаклар зал белән аягурә басып башкарды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*