tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров “Ufa.Татар” форумында катнашты
Данис Шакиров “Ufa.Татар” форумында катнашты

Данис Шакиров “Ufa.Татар” форумында катнашты

Бүген, 6 декабрь, Уфада “Арт-Квадрат” арт-киңлегенең театр мәйданчыгында беренче “Ufa.Татар” форумы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

-Бүген милләт язмышына кагылган мәсьәләләрне күтәрә алган хәрәкәтне барлыкка китергән Нәфисә Акчуринага зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Быел милли дастаннарны киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә отышлы юллар таптык. Дастаннарны әдәби әсәр буларак кына түгел, ә горурлыгыбыз булган тарихи чыганак итеп меңләгән кешегә җиткерү – әңгәмә клубы башкарган уңышлы проектларның берсе булды. Без милли хәрәкәткә яшьләрне җәлеп итәргә тиеш. Аларның фикерен ишетү мөһим, чөнки яшьләр – безнең киләчәк. Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әңгәмә клубы фикерле яшьләрне туплый алды, – диде Данис Шакиров.

Шулай ук биредә 2024 ел шәхесләр елы дип игьлан ителде. Халкыбызның күәте аның милли лидерларында, теләктәшлек күрсәтүче милләттәшләребездә.  Татар халкын аның шәхесләре, алар тарафыннан башкарылган хезмәтләр бизи.

Форумга татар милләтенең бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаучылар – Мәскәүдән, Татарстаннан, Башкортстаннан актив шәхесләр: галимнәр, матбугат чаралары вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм башкалар җыелды.

.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*