tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда “Вәлеев укулары” узды
Тубылда “Вәлеев укулары” узды

Тубылда “Вәлеев укулары” узды

Тубыл шәһәрендә күренекле галим, тарих фәннәре докторы, этнограф, Халыкара төрки академиясе әгъзасы, профессор Татарстанның атказанган эшлеклесе дигән исемнәргә лаеклы олы шәхес Фоат Тач-Әхмәт улы Вәлеевны зурлап, истәлегенә багышлап аның шәкерте, тарих фәннәр кандидаты Зәйтүнә Абдрашит кызы Тычинских “Вәлеев укулары” дип аталган түгәрәк өстәл утырышын оештырды. Чара Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлегенең Тубылдагы комплекслы фәнни станциясенең уку залында узды.

Төмән, Тубыл, Казан шәһәрләреннән, Тубыл, Яркәү районнарыннан килгән галимнәр, укытучылар, мәдәният өлкәсендә эшләүче якташларыбыз түгәрәк өстәл артында татар халкы өчен мөһим, кызыклы темалар буенча фикер алыштылар, фәнни чыгышлары яңгырады.

Тарих фәннәр докторы Дамир Исхаков: “Татар халкының этник әсәрләре һәм себер татарлары дастаннары” темага, филология фәннәр кандидаты Олег Хисмов: “Көнчыгыш Себердә төрки–татар топонимик системасы”, Алинә Хөсәенова:”Милли мәдәни мирас. Себергә фәнни экспедицияләр эзеннән”, педагогик фәннәр кандидаты Клим Садыйков:”Сатылган авылы тарихыннан”, РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева:“Комарау, Саускан авылары тарихы”, Фәүсия Марганова:”Себер татарларының халык әкиятләрендә менталитетын чагылдыру” темаларга һ.б чыгышларны катнашучылар, кунаклар зур игътибар белән тыңладылар. Түгәрәк өстәл утырышының төп темасына багышлап сөйләгән тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинскихның “Себер этнографы Ф.Т.Вәлеевның тормыш һәм эшчәнлек чорлары” темага чыгышында галимнең туган ягы –Омск өлкәсенең Еланлы авылында үскән, Омск педагогия институтын тәмамлаган, Бөек Ватан сугышы ветераны булган, аннары Казан институтында эшләү дәверендә зур уңышларга ирешүе, фәнни юнәлештә галим хезмәтләрен себер татарлары һәм себер бохарлыларын өйрәнүгә багышлаганы турында сөйләде. Аның чыгышы галимнең тормыш юлына багышланган фотопрезентациядә күрсәтелеп барды.

“Ф.Т Вәлеевның укуын һәм педагогик эшчәнлеген хәрби хезмәт, аннары Бөек Ватан сугышы өзә. Ф.Т Вәлеев тормышында сугыш еллары, хәрби хезмәт мөһим роль уйный. Совет Армиясендә хезмәт итеп 1940-1945 `һәм 1950-1961 елларда полковник дәрәҗәсендә хәрби хезмәтен тәмамлый. Ф.Т.Вәлеев Бөек Ватан сугышында катнашучы I-II дәрәҗәле өч Ватан сугышы ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнә.

Ф.Т Вәлеевның фәнни эзләнүләренең төп нәтиҗәләре “Көнбатыш Себер татарлары XIX гасыр башында: тарихи этнографик очерклар.”

”Себер татарлары:мәдәният һәм көнкүреш”, “Себер татарлары:этномәдәни һәм сәяси проблемалар”, “Көнбатыш Себер татарлары:тарих һәм мәдәният” (Томилов белән берлектә чыккан китап), 130 дан артык фәнни мәкалә, 4 монография чыккан.

Тубыллылар Фуат абый һәм аның тормыш иптәше, галимә Суфия  Мунзировна Исхакованы яхшы хәтерлиләр. Алар безнең шәһәрдә күп мәртәбә булган, фәнни конференцияләрдә катнашкан хөрмәткә лаеклы, дәрәҗәле галимнәребез. Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар белән без ел саен 14 ноябрьдә Ф.Т.Вәлеевны искә алу көнендә “Вәлеев укулары” конференция үткәрү буенча карар кабул иттек”,-дип сөйләде Зәйтүнә Тычинских.”

“Вәлеев укулары” программасында һәр чыгыш Себер тарихы, теле , туган як темалар белән бәйле, эчтәлекле, игътибарга лаеклы булды. Түгәрәк өстәл утырышында мәктәп укучыларының катнашканы сөендерде. “Вәлеев укулары” программасы кысаларында танылган этномузыколог Илгиз Кадыйровның “Татар халкының туй җырлары. Себер ареалы” дип аталган китап презентациясе үтте. Китапны кунаклар һәм делегатлар игътибарына филология фәннәр докторы Илсөяр Закирова тәкъдим итте.

Ул җыентыкка себер татарларының туй фольклоры үрнәге булган 88 җыр ноталары белән бергә урнаштырылганы, автор җырларны  Омск, Төмән, Новосибирск, Томск һәм Кемерово өлкәләрендә үткәрелгән экспедицияләрдә җыйганы турында сөйләде. Җыентыкка Илгиз Кадыйровның фәнни мәкаләләре дә урнаштырылган.

Зәйтүнә Тычинских:Түгәрәк өстәл утырышында яңгыраган галимнәрнең чыгышлары уңышлы, фикер алышулар нәтиҗәле булды. Кабул ителгән карарлар тормышка ашсын. “Вәлеев укулары”нда катнашкан галимнәребезгә, татар теле укытучыларына, ветеран укытучыларга, туган якны өйрәнүче белгечләргә рәхмәтләребезне белдерәбез”,-диде.

                                                    Римма Умитбаева

Тубыл шәһәре

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*