tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубылда язучы Абдулла Алишка багышланган чаралар узды
Тубылда язучы Абдулла Алишка багышланган чаралар узды

Тубылда язучы Абдулла Алишка багышланган чаралар узды

Балалар язучысы Абдулла Алишның туган көненә, аның якты истәлегенә багышлап Болгар тарихи музее Алиш әкиятләрен сәнгатьле итеп рольләргә бүлеп укучылар арасында уздырылган бәйгедә Тубыл шәһәренең 15 нче әтномәдәни компонентлы мәктәп укучылары, укытучылары Банисә Сөнгатулла кызы Ниязова җитәкчелегендә катнашып серификатлар алдылар. Банисә Сөнгатулловна:”Абдулла Алишның әкиятләре балаларга аңлаешлы тел белән язылган. Автор әкиятләре аркылы балаларны табигать, тормыш шартлары белән таныштыра, балаларны төрле матур гадәтләргә, хезмәткә, ата-аналарны, өлкәннәрне хөрмәт итергә, намуслы, батыр, тыйнак булырга өйрәтә. Балалар “Чукмар белән Тукмар”ны, “Сер тотмас үрдәкне” һ.б әсәрләрен яратып укыйлар. Укучыларыбыз әкиятләрне укып үзләренә сабак алганнарын, кызыксынуларын, аларның җавапларыннан күренде. “Чукмар белән Тукмар”ны безнең мәктәп укучылар рольләргә бүленеп, сәнгатьле укыдылар. Бу әкиятне рольләргә бүленеп укыган укучыларның чыгышларын без бәйгегә дә җибәрдек. Хәзер бәйгенең нәтиҗәләрен көтәбез”,-диде.

Укытучы язучының туган көненә, аның якты истәлегенә багышланган әдәбият дәресендә балаларны Абдулла Алишнының биографиясе белән таныштырып, аның әсәрләре, беренче җыентыклары 1931-1935 елларны чыкканы, 1941 нче елны Бөек Ватан сугышына китеп, аның әсирләр лагеренә эләгүе, анда якын дусты, каләмдәше Муса Җәлил белән берлектә җаваплы эшләр башкарып, 1943 нче елны яшерен оештырылган җәлилчеләр оешмасы ачылуы, анда булган унике татар каһарманы фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелүе турында да сөйләде.

Шәһәрнең унбишенче мәктәбендә балалар язучысы, әкиятләр остасы Абдулла Алишның әсәрләрен укучылар тырышып, сәнгатьле итеп сөйләделәр. Сертификатлар белән 5 Б сыйныф укучылары Зарина Раингулова, Алинә Хәлилова, Әминә Хөсәенова, Эмиль Назыров бүләкләнделәр. Әдәбият ярдәмендә укучыларының рухи дөньясын баетып эшләгән укытучыларына, укучыларына ирешелгән уңышларда тукталмаска, һәрвакыт алга барырга, яңадан –яңа биеклекләрне яуларга телибез.

Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*