tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган Алабирде авылында корбан мәҗлесендә
Туган Алабирде авылында корбан мәҗлесендә

Туган Алабирде авылында корбан мәҗлесендә

Тәтеш районының Алабирде авылы имамы Рөстәм хәзрәт мәҗлесне мондый сүзләр белән башлап җибәрде:
– Корбан ул, җәмәгать, якынаю дигәнне аңлата…
Бу сүзләрне бөтен ихласым белән ышанып кабул итәм дә мәчет бакчасын тутырып корылган табын артындагы халыкка карыйм. Һәм дини, һәм дөньяви белемгә ия, яшь, тәкъва хәзрәтләренә төбәлгән күзләрдә дә үз кичерешләремне укыйм.
Аллаһының ризалыгын, бер үзенә якынаюны өмет итеп чалынган корбан кабул булсын! Нияте изге булганнарны ул бүген бер-берсенә дә якынайтты. Азнакайдан кайтып, туган авылларында корбан чалдырырга, авылдашларын мәчеткә җыеп аш уздырырга ниятләгән, хәзер шул корбан мәҗлесенең түрендә утыручы  Хәйретдинов Мансур Камәртдин улының һәм хатыны Әлфинур Вазыйх кызының (ул Азнакайдагы “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының җитәкчесе) туган җирләре белән ерак араларын якынайтты. Мансурның Яр Чаллыдан кайткан апасы белән җизнәсенең, Казаннан кайткан сеңелесенең бәйрәм табынында авылдашлары белән күрешүенә, ә  кызы белән киявенең үз яшь гаиләләре исеменнән аерым корбан чалдыруларына сәбәпче булды ул.
Хәер, әлегә кадәр дә ара ерак диеп тормый иде Мансур. Сыйныфташлары, ул башлап йөргәнгә генә,  бик еш очрашулары белән авылда аерылып торалар. Әйтмичә булмый, Алабирденең булдыклы егетләре, кайларда гына яшәсәләр дә, туган авылларын ямьләндерүгә үз өлешләрен кертергә тырышалар. Алабирдедә, элек колхозның алма бакчасы булган җирдә, биек усаклар астында, халык телендә Ат улагы дип йөртелүче бик тәмле сулы чишмә бар. Менә шушы чишмәне бер төркем егетләр: Мансур, Арсланов Таһир Тәлгать улы (Тәтештә яши), Фәйзуллин Фәнис Нәҗип улы (Яр Чаллыда), Хәлилов Илһам Әдһәм улы (Франциядә), Җәләлиев Фирдүс Мөнир улы (авылда) бик әйбәтләп төзекләндергәннәр, чишмә янында ял итәргә теләүчеләр  өчен зур гына чатыр да корып куйганнар. Шушы ук егетләр һәм тагын эшкуарлар: абыйлы-энеле Рәшит һәм Рәис Зәйнуллиннар, Лилия Зәйнуллина, “Казанның мең еллыгы” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһанша туган авылларындагы мәчетне төзекләндерергә дә ярдәм иткәннәр. Мәчетнең бакчасында исә Фәнис Фәйзуллин алып кайтып утырткан затлы зәңгәр, яшел чыршылар үсеп утыра.
– Авыл халкының аңы яктыра бара: хәзер күбесе харамнан ерак булырга тырыша, – ди Рөстәм хәзрәт, авылдашлары өчен сөенеп.
Әйтергә кирәк, бөтен авылны корбан ашына өндәп йөрүче, шундый зур мәҗлескә аш-су хәзерләшергә булышучы, табын янында хезмәт күрсәтүчеләр дә Алабирдедәге “Ак калфак” оешмасының уңган кызлары: Гөлсинә Габбазова (җитәкче), Рушания Арсланова, Фәридә Гайнуллина, Алсу Гарифуллина, Лалә Шәмгуллина, Фәйрүзә Әскәрова, Гөлфруз Җәләлиева, Зөлфия Галиева, Рәмзия Шәмгуллиналар. Ирләре дә булыша: өстәлләрне чыршылар ышыгына Әскәров Халит белән Талипов Венер ясап куйганнар. Корбанны Рөстәм Арсланов чалган. Кунаклар китеп беткәч, күңелләре булып таралышкан кунаклар өчен, мәҗлес хуҗалары өчен, үз хезмәтләренең матур нәтиҗәсе һәм гөрләп яшәп яткан авыллары өчен сөенешкән кызлар, үзалларына җыр көйләп,  савыт-сабаны юарга, җыештырырга кереште. Мәчет каршында гына торган өйләреннән гармун алып чыккан Венер җырны күтәреп алды. Мансурның апасы Суфия апа, хисләре  ташып:
-Туган авылымны җырлыйк әле, кызлар!- дип үтенде.
Авыл уртасындагы соклангыч мәчетнең бакчасы кунак апаның авылын сагынуы моңына күмелде.
Ярый әле сагынганда кайтыр өчен туган авыл бар, хезмәт сөючән, киң күңелле гади авылдашлар, шул авылның иманын кайгыртып яшәүче имамнары, сабыр ирләре, ачык йөзле, уңган, ярдәмчел апа-киленнәре бар! Бетмә, таралма, ташланма, туган авыл, туган нигез! Газиз туган җирләрдә муллыкта, тынычлыкта иманлы халык булып яшәргә язсын!
Сәлимә Арсланова, Тәтеш “Ак калфак” оешмасы сәркатибе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*