tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Туган Батыр легендалары» китабында булачак Татарстан балалары сурәте бәйгедә сайланачак
«Туган Батыр легендалары» китабында булачак Татарстан балалары сурәте бәйгедә сайланачак

«Туган Батыр легендалары» китабында булачак Татарстан балалары сурәте бәйгедә сайланачак

Татарстан балаларын «Бөтендөнья татар мирасы тарихының бер өлеше бул» фотоконкурсында катнашырга чакыралар – яшьләр «Туган Батыр легендалары» әкияте персонажларының визуаль образы өчен өлге була алачак.

«Конкурс күп серияле «Туган Батыр легендалары» әкиятенең икенче китабы чыгуга һәм төп геройларның визуаль образларын булдыруга багышланган, ул конкурсантлар фотосурәтләреннән Туган Батыр һәм Гөлчәчәк геройларының яңа визуаль образларын ясаячаклар», – дип сөйләделәр бәйгене оештыручылар. Фотоконкурсны мәдәниятне һәм традицияләре саклау һәм популярлаштыру буенча автоном коммерцияле булмаган «Мирас» оешмасы вәкилләре оештыра.

Фотолар китапта чыгачак һәм «Туган Батыр легендалары» (мультфильмнар, уеннар, китаплар һ.б.) аудиовизуаль әсәрләрендә кулланылачак.

16 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Аларга махсус сайтта анкета тутырырга һәм фотоларны да шунда ук урнаштырырга кирәк.

Кабул итү кампаниясе 5 февральгә кадәр дәвам итә. Һәр катнашучыга «Туган Батыр легендалары» китабының икенче өлешенең электрон версиясе һәм оригиналь стикерпак биреләчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*