tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Белем” полилингваль күппрофильле мәктәп-интернат белән танышты
Васил Шәйхразыев “Белем”  полилингваль күппрофильле мәктәп-интернат белән танышты

Васил Шәйхразыев “Белем” полилингваль күппрофильле мәктәп-интернат белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Башкортстан Республикасында. Буген ул Нефтекамада “Белем” татар телен тирәнтен өйрәнүче полилингваль күппрофильле мәктәп-интернат эшчәнлеге белән танышты.

“Белем” татар телен тирәнтен өйрәнүче полилингваль күппрофильле мәктәп-интернат татар, инглиз, рус һәм башкорт телләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән заманча белем бирү учреждениесе. Башкортстан Республикасындагы бу белем йорты реконструкциядән соң 2021 елда ачылды. Биредә 304 бала белем ала. Нефтекама һәм күрше район укучылары белән шөгыльләнү өчен бу мәктәптә иң яхшы шартлар булдырылган.

Милли Шура рәисе әлеге белем йортының якты, иркен татар теле кабинеты, робототехника сыйныфы һәм китапханә белән танышты. “Белем” полилингваль күппрофильле мәктәпнең үз телевидениясе бар, шулай ук “Белем” диеп исемләнгән газетасы да чыга.

Васил Шәйхразыев 4 сыйныфларның татар теле дәресендә дә катнашты һәм балаларны  кызыксындырган сорауларга җавап бирде. “Иң яраткан фәнегез нинди?”, – дигән сорауга ул мәктәп чорында тарих һәм география фәннәрен яратып укуын искә төшерде. Мәртәбәле кунакларның култамга куя торган истәлек тактасына Милли Шура рәисе “Тырышып укыгыз, бәхетле булыгыз” дигән теләкләрен язып калдырды.

Шулай ук мәктәп китапханәсенә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән күп санлы китаплар тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*