tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нефтекама дәүләт филармониясенең «Кайтаваз» татар эстрада төркеме солистлары Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләренә лаек булды
Нефтекама дәүләт филармониясенең «Кайтаваз» татар эстрада төркеме солистлары Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләренә лаек булды

Нефтекама дәүләт филармониясенең «Кайтаваз» татар эстрада төркеме солистлары Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләренә лаек булды

Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре вакытында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Нефтекама дәүләт филармониясендә булды. Биредә ул Нефтекама дәүләт филармониясенең «Кайтаваз» татар эстрада төркеме эшчәнлеге белән танышты.

«Кайтаваз» татар эстрада төркеме Башкортстан Республикасында гына түгел, ә аннан читтә дә танылган иҗат коллективы. Ул үз эшчәнлеген Нефтекама дәүләт филармониясе ачылган вакытта башлый һәм татар халкының музыкаль мирасын Нефтекама шәһәрендә һәм Башкортстан Республикасының төньяк-көнбатыш төбәгендә таныта.

Васил Шәйхразыев татар халкының телен, мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклап калуга зур өлеш керткән Нефтекама дәүләт филармониясенең «Кайтаваз» татар эстрада төркеме солистларына Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләрен тапшырды.

Татарстанның һәм Башкортстан Республикасының атказанган артисты, Нефтекама дәүләт филармониясенең «Кайтаваз» татар эстрада төркеме җитәкчесе Рифкать Габделҗанов  Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале һәм татар эстрада төркеме солистлары Нәфис Нигмаев, Рүфинә Әмирова, Чулпан Гафурҗанова Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Филармония җитәкчелеге һәм артистлары белән очрашуда Васил Шәйхразыев Дәүләт программасы кысаларында милли киемнәр тектерү буенча шулай ук Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге аша да тиешле ярдәм күрсәтергә мөмкинлекләр булуын ассызыклады.

“Артистлар һәм язучылар җыр-моң, сүз аша бөтен әйтәсе теләкләрен җиткерә алалар. Сезнең чыгышлардан соң халык рухланып кайта”, – дип белдерде Милли Шура рәисе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*