tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телдә чыршы бәйрәме
Туган телдә чыршы бәйрәме

Туган телдә чыршы бәйрәме

Иҗауның “Спартак” халык иҗаты йортында Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан балалар өчен татарча Чыршы бәйрәме узды. Бәйрәмдә Ижау шәһәре балалар бакчаларының милли төркемнәрендә, мәктәпләрдәге татар сыйныфларында укучы 150 бала катнашты. Бәйрәмнең төп кунаклары Яр Чаллы драма театры артистлары иде. Алар “Ак яфрак” дип исемләнгән әкиятне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Бәйрәм фойедагы чыршы янында дәвам итте. Балалар Кыш бабай белән Кар кызы әзерләгән уеннарда катнашып, осталыкларын күрсәттеләр. Шунысы сөенечле: нәниләр туган телдә иркен аралашалар. Аларның татар телендә шигырьләр сөйләве, җырлар башкаруы шуңа дәлил булды.

“Яңарыш” газетасыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*