tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган якта кунакта
Туган якта кунакта

Туган якта кунакта

Туган җир, туган нигез, туганнар – бу изге, кадерле нәрсәләрне аңлаткан сүзләрнең мәгънәсен һәркем аңлыйдыр. Кайда гына яшәсәк тә, күңелебезне газиз туган як үзенә тарта. Сентябрь аенда Фәрзәнә апа белән Ринат абый Көсәйкүл авылында, аннары Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә булып, якташлары белән очраштылар.

Фәрзәнә Назыйрова күңелендә якты эз калдырган кичерешләре белән уртаклашып: “Озак выкыт узганнан соң туганнар белән очрашулар шул кадәрле куанычлы була икән. Мин Көсәйкүлдә туып-үстем. Сигезьеллык белемне авыл мәктәбендә алдым. 1965-66 нчы елларда Тубылның 15 нче мәктәбендә 9-10 сыйныфларда укыдым. Аннары Омск шәһәрендә токарь һөнәренә укып чыктым. Шәһәрнең “Октябрь революциясе” заводында, Кордный фабрикасында эшләп, лаеклы ялга чыктым. Көсәйкүлгә кайтып, якын туганнарымны күреп, аралашып, хатирәләрне яңартып, чәйләр эчеп, сөйләшеп утырулар – үзе бер гомер булды. Мондый очрашулар гомерләрне дә озайта дип юкка әйтмиләр. Рәхмәтләремне җылы каршы алган, 88 яшендәге хөрмәтле Сәрвәр апабызга, аның кызы Фәүзия белән Илдар кияүгә юллыйм. Алар иптәшем Ринат белән мине җиңел машинада җилтерәтеп Тубылга алып бардылар. Монда гөр килеп торган 15 нче мәктәп, ачык йөзле мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, музей җитәкчесе Равилә Кутумова каршы алдылар. Музейда безгә кызыклы, эчтәлекле экскурсия үткәрделәр. Фотолар карадык, тарихи темаларга экспозицияләргә, альбомнарга бай булган музей, мондагы мәгълүмат хатирәләребезне яңартты. 57 елдан соң мәктәптә булып, искиткеч үзгәргәнен, заманча баеганын күреп сокландым. Мин укыган елларымны искә алып утырдым, альбомнарда сыйныфташларымны эзләдем. Укыган еллар, кызыклы вакыйгалар онытылмый. Безне укыткан Камал абый Моратовны, Хөсни апа Гаитованы җылы хисләр белән исемә төшереп, хатирәләремне яңарттым. Аларның җаннары тыныч, урыннары оҗмахта булсын”, – дип сөйләде.

Мәктәп музеенда өлкәбездәге барлык татар теле һәм әдәбияты укытылган мәктәпләр тарихы, мәктәп җитәкчеләре, укытучыларның фотоларын күреп кем генә сокланмый. Көсәйкүл мәктәбе тарихында 14 ел (1956-1970 еллар) мәктәптә директор булып эшләгән Таһир Гатиятуллин, аның тормыш иптәше, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Хәким кызы турында мәгълүматны, аларның фоторәсемнәрен кунаклар 15 нче мәктәп музеена тапшырдылар. ”Туган телемне онытмадым. Бүген дә татар телендә рәхәтләнеп сөйләшәм, укыйм. Роза апа һәм Таһир абыйны җылы сүзләр белән еш искә алам”, – дип сөйләде Фәрзәнә Шакир кызы. Тубыл шәһәрендә кунакта тарихи урыннарда, Искердә булып, “Наследие” иҗтимагый оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова белән танышып, мавыктыргыч әңгәмә оештырып, эчтәлекле экскурсия тыңлап, музейдагы экспозицияләрне карап, мәчеттә булган. Шул матур мизгелләр өчен Луиза ханымга рәхмәтләрен әйтә.

Туган якларыннан еракта яшәгән Фәрзәнә Шакир кызының тормыш һәм тырыш хезмәт юлы да җылы сүзләргә лаек. Омск шәһәрендә тормышка чыгып, тормыш иптәше белән кыз һәм ул үстерәләр, аларга тәрбия, белем бирәләр. Кызлары 33 ел укытучы булып эшли, уллары эшкуар. Оныгы да укытучы һөнәрен сайлаган, оныкчыгына 6 яшь булган. Фәрзәнә апа күп еллар лаеклы ялда. Туган авылына кайтып очрашулары, Тубылга сәяхәте якташыбызның күңелендә онытылмаслык матур тәэсирләр калдырган.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*