tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев II Халыкара Иртыш буе Сабан туе узачак мәйдан белән танышты
Васил Шәйхразыев II Халыкара Иртыш буе Сабан туе узачак мәйдан белән танышты

Васил Шәйхразыев II Халыкара Иртыш буе Сабан туе узачак мәйдан белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Омск өлкәсендә. Биредә Васил Шәйхразыев II Халыкара Иртыш буе Сабан туе узачак мәйдан белән танышты.

II Халыкара Иртыш буе Сабан туе Омск шәһәренең “Яшел утрау” (Зелёный остров) паркында узачак дип планлаштырыла. Паркта хәзер үк төзекләндерү эшләре башланган.

Васил Шәйхразыев белән мәйданны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Омск өлкәсе мәдәният министры Юрий Трофимов, Омск өлкәсенең төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министры Анастасия Терпугова, Омск өлкәсе Яшьләр  эшләре,  физик культура һәм спорт министрлыгы, Омск шәһәре хакимияте вәкилләре һәм II Халыкара Иртыш буе Сабан туен оештырудан җаваплы итеп билгеләнгән ТР Яшел Үзән муниципаль районының вәкилләре карады.

.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*