tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай музеенда “Нурихан Фәттах – 95” кичәсе уздырыла
Тукай музеенда “Нурихан Фәттах – 95” кичәсе уздырыла

Тукай музеенда “Нурихан Фәттах – 95” кичәсе уздырыла

25 октябрь, 12:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның халык язучысы, Г. Тукай бүләге лауреаты Нурихан Фәттахның 95 еллыгына багышлаган әдәби-музыкаль кичә үткәрелә.

Чара “Нурихан Фәттах Казаны” музыкаль пластик композициясе белән башланып китәчәк.  Казан театр училищесының 3 татар курсы студентлары (остазлары – Татарстанның атказанган артистлары Илнар һәм Лилия Назамиевлар) һәм К.Тинчурин, Г.Кариев артистлары катнашында авторның әсәрләреннән өзекләр уйналачак. Шулай ук Нурихан Фәттах әсәре нигезендә 2023 елда төшерелгән “Кырык дүртнең май аенда” фильмынннан өзек күрсәтеләчәк.

25 октябрь көнне Тукай музеенда рәссам Руслан Ибраһимның Нурихан Фәттахның “Сызгыра торган уклар” романына багышланган күргәзмәсе дә ачылачак.

“Нурихан Фәттах – 95” кичәсендә күренекле шагыйрьләр, язучылар, әдәбият галимнәре, тарихчылар чыгыш ясаячак. Шулай ук  Резедә Төхфәтуллина, Муса Камалов халык җырлары башкарачак. Искә алу чарасын К.Тинчурин актрисасы Резедә Сәлахова алып барачак.

Күренекле язучы, татар әдәбиятында беренче тарихи романнар авторы Нурихан Фәттахны искә алу кичәсен Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Габдулла Тукайның әдәби музее, Татарстан Республикасы Язучылар Берлеге, Казан театр училищесы оештыра. “Нурихан Фәттах – 95” кичәсенең режиссеры – Александр Далматов, хореографы – Г. Камал актеры Артур Шәйдуллин.

25 октябрьдә 12.00 сәгатьтә музейда татар әдәбияты, мәдәнияте һәм тарихы белән кызыксынучыларны көтеп калабыз.

Белешмә өчен: Нурихан Фәттах 1928 елның 25 октябрендә Башкортстанның  Яңавыл районындагы Күчтавыл авылында туа. 1946 елда беренче Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң,  Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1953 елдан профессиональ язучылык эшенә күчә.

Нурихан Фәттах 1955 елда студент тормышын чагылдырган “Сезнеңчә ничек?” романын тәмамлый. 1962 елда язучы “Бала күңеле далада” исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның “Мөдир Саҗидә” исемле повесте дөнья күрә. Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип “Ител суы ака торур”, “Сызгыра торган уклар” романнарын, “Кол Гали”, “Сармат кызы Сәринә” сәхнә әсәрләрен, “Ерак гасырлар авазы”, “Шәҗәрә” исемле фәнни хезмәтләрен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта. Нурихан Фәттах 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат була.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*