tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туганлыкны саклап яшиләр
Туганлыкны саклап яшиләр

Туганлыкны саклап яшиләр

Яңа Малыклы районы Әмир авылында туып үскән, хәзер Мәләкәс районы Мөси авылында гомер итүче Камил Каюм улы Бихузин 14 мартта 75 яшьлек юбилеен каршылады. Ул туган җанлы, ярдәмчел булуы белән аерылып тора.

Бихузиннар гаиләсендә җиде бала – дүрт малай һәм өч кыз туып үсә. Мин аларга туган түгел, бары тик килен кеше генә. Шуңа да карамастан, мине туганнары кебек якын күреп, хөрмәт итеп яшиләр.

Каенанамның, Камил малай вакытында ук аралашучан, сабыр булды, зурлар янына утырып, матур һәм шыпырт кына тыңлап тора белә иде, дип сөйләгәне исемдә калган.

Камилнең булдыклы, сәләтле җитәкче икәнен район күләмендә, тирә-як авылларда да яхшы беләләр. Эштән иренмәве, авырлыклардан курыкмавы, тырыш һәм уңган, туган җанлы булуы аркасында ул авылдашлары, халык ихтирамын казанды.

Гаиләнең матур һәм тыныч яшәве күбрәк хатын-кыздан тора. Камил Каюм улы, җырда җырланганча, үзенә тиң күбәләкне сайлый белгән. Тормыш иптәше Гөлфия дә акыллы тәрбиядә үскән, иреннән ким булмаска, аның йөзенә кызыллык китермәскә тырышып, аларның шундый зур гаиләсенә яраклаша алган. Дөресен әйткәндә, туганнары белән шулкадәр дус-тату яши белүче башка киленне белмим.

Камил һәм Гөлфия Бихузиннар булганына шөкер кылып, туганнарын куандырып, ярдәм итеп, киңәш биреп, матур гомер итәләр.

Кадерлеләрем! Сез бик бәхетле кешеләр, чөнки берегез – кояш, берегез – ай. Алдагы көннәрдә дә шулай берегез җылытып, икенчегез дөньяны яктыртып яшәгез.

Тормыш иптәшемнең туганнары яхшы күңелле, туган җанлы булуына бик шатланам. Ул үзе дә олы йөрәкле, изгелекле кеше иде.

Туганлыкны саклап яшисез сез,

Бер-берегезнең хәлен белешеп.

Шатлык килсә, бергә уртаклашып,

Борчуларны бергә бүлешеп.

Наилә ВАЛИУЛЛИНА

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*