tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада узачак театр атналыгында алты шәһәр театрының спектакльләрен карап була
Түбән Камада узачак театр атналыгында алты шәһәр театрының спектакльләрен карап була

Түбән Камада узачак театр атналыгында алты шәһәр театрының спектакльләрен карап була

27 марттан 4 апрельгә кадәр Түбән Камада театр атналагы узачак. «Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары» проекты быел икенче тапкыр үткәрелә һәм анда алты шәһәр театры катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Халык иҗаты йорты җитәкчесе, проект авторы Илнур Сәгыйтов Түбән Камада 6 шәһәрдән килгән 11 театрның 14 постановкасын карап булачагын әйтте. Театр атналыгын Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры «Сүнгән йолдызлар» спектакле белән ачып җибәрә.

«Атналыкта Уфа, Тубыл, Мәскәү, Әлмәт, Казаннан килгән театрлар спектакльләрен тәкъдим итәчәкләр. Мәскәүдән МХАТ мәктәп-студиясе 29-30 март көннәрендә остаханәләр күрсәтә. Кичен үз спектакльләрен тәкъдим итәчәк. Һәрбер театрның актерлары белән очрашулар, остаханәләр оештырала. Мәктәптәге театр түгәрәкләренә йөрүчеләр белән якты, җылы очрашу була. Башка район мәктәпләре, балалары кызыксынсалар, рәхим итегез, безнең ишекләр ачык», – диде Илнур Сәгыйтов.

Спектакльләр өч мәйданчыкта – Түбән Кама Халык иҗат йорты, Җәлил театрал комплексы, Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры бинасы күрсәтелә. 1 апрель Көлке көне уңаеннан Халык иҗаты йортында Түбән Каманың «Мунча ташы» эстрада театры «Безнеңчә» дип аталган юмористик шоу тәкъдим итә. Илнур Сәгыйтов алар «Мунча ташы» чыгышын традициягә кертергә телиләр.

«43 ел элек «Мунча ташы» эстрада театры беренче тапкыр Халык иҗаты йорты сәхнәсендә үзенең беренче миниатюраларын, спектакльләрен куйган. Узган ел шундый ачыш ясадык. Хәзер моны традициягә кертеп җибәрергә телибез», – диде ул.

Театр тәнкыйтьчесе, «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе киңәшчесе, ТР мәдәният министры киңәшчесе, ТР Мәдәният министрлыгының Иҗтимагый советы рәисе, халыкара һәм Бөтенроссия фестивальләре эксперты Нияз Игламов театр атналыгын халык өчен бәйрәм дип атады.

«Монда призлы урыннар, экспертлар бәясе, жюри, тәнкыйтьчеләр юк. Беренче чиратта гади тамашачының ихтыяҗы булган югары дәрәҗәдәге комедия һәм мелодрамалар чакырыла. Кайвакыт «халыкчан» төшенчәсен түбән дәрәҗәдәге юморлы спектакль дип аңлыйлар. Шул стереотипны җимерер өчен без югары сыйфатлы комедияләрне һәм мелодрамаларны җыярга булдык. Минемчә, бу Түбән Кама өчен бик кирәкле һәм тәрбияләү потенциалы зур булган чара. Зурлыгы буенча өченче урында булган шәһәрдә моңа кадәр фестивальләр, театр бәйрәмнәре булмавы кызганыч. Без Түбән Кама халкына һәм шәһәр кунакларына шундый бәйрәм ясарга теләдек», – диде белгеч.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры җитәкчесе, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиев башка шәһәр театрларының Түбән Камалар килүенә сөенүен белдерде.

«Соңгы елларда шәһәрдә матурлык барлыкка килә башлады. Фестиваль турында без күптәннән хыяллана идек. Бу хыяллар нигәдер гел тукталып килде. Җитәкчелек алмашу белән театраль хәрәкәт башланып китте. Бу хәрәкәт алга таба да дәвам итәчәк. Театрларның безгә килүе бәйрәм», – диде ул.

Түбән Канада 27 марттан 4 апрельгә кадәр барачак театр атналыгына билетларны кассалардан һәм электрон сервислардан алып була. Оештыручылар һәр спектакльгә «Пушкин картасы» белән кереп булуын да әйтте. Шулай ук, һәр спектакльгә хәйрия билетлары әзерләнгән.

«Хәйрия билетларын мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә һәм социаль керемнәре әз булган гаиләләргә бирәбез. Аларны Халык иҗат йортына килеп алып була. Шулай ук китереп бирү мөмкинлеге дә бар», – диде Илнур Сәгыйтов.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*