tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәхси эшмәкәр Олы Кайбычта ифтар мәҗлесе үткәрде
Шәхси эшмәкәр Олы Кайбычта ифтар мәҗлесе үткәрде

Шәхси эшмәкәр Олы Кайбычта ифтар мәҗлесе үткәрде

Ураза вакытында Равил Җәләлиев гаиләсе ел саен Кошман, Олы Кайбыч авылларының ураза тотучылары өчен ифтар мәҗлесе үткәреп килә.

Быел да алар мөселман кардәшләрен үз кафеларында кунак иттеләр. Районыбыз башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин да алар арасында иде.

Мәҗлес районыбыз имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллинның Коръән сурәләре укуы белән башланды. Ул изге Рамазан ае турында вәгазьләр дә сөйләде.

Альберт Рәхмәтуллин залдагы мөселман кардәшләребезне Рамазан ае башлану белән котлады, тоткан уразаларының кабул булуын теләде. Ифтар мәҗлесен оештырган Җәләлиевлар гаиләсенә олы рәхмәтләрен җиткереп, үткәргән ифтарларының Ходай Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде.

Чыганак: kaibicy.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*