tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай музеенда Габдулла Тукай премиясенә кандидатлар белән ирекле очрашу узачак
Тукай музеенда Габдулла Тукай премиясенә кандидатлар белән ирекле очрашу узачак

Тукай музеенда Габдулла Тукай премиясенә кандидатлар белән ирекле очрашу узачак

31 мартта 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда 2022 елда Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт бүләгенә дәгъва итүче кандидатлар белән «Әйдә халыкка хезмәткә!» дип аталган очрашу кичәсе уздырыла.

«Габдулла Тукай әдәби музеендагы очрашуга кандидатларның барысы да чакырулы. Тамашачылар аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, әдәби әсәрләр тыңлый, рәссамнарның картиналарын бәяли алачак. Дәүләт бүләгенә кандидатлар белән шагыйрьнең әдәби музеенда очрашулар инде традициягә әйләнде», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Тукай премиясенә 2022 елда кандидатлар итеп «Яну дәверләрендә», «Вөҗдан үре — йөрәк түре» китаплары өчен Флера Гыйззәтуллина; «Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен Ләбиб Лерон; тәрҗемәләре һәм «Жизнь моя», избранное: стихотворения, поэмы» , «Дальние луга», избранная лирика, «Мои поэмы», «Причастие», избранная лирика әсәрләр циклы өчен Николай Алешков; Бердәнбер һәм кабатланмас», «Китап» китаплары өчен Марат Кәбиров;

«Уч төбендә-яшен» («На ладонях-молния»), «Татар моңының өч йолдызы» («Созвездие татарских композиторов») китаплары өчен Рашат Низамиев; «Китаплы кич», «Каен алмасы», «Колаклы коймаклар» китаплары өчен Йолдыз Шәрапова; Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакле (Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабыр);

Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта. Брежнев» спектакле (Шамил Идиатуллин, Олег Кинҗәгулов, Гүзәл Әхмәтгәрәева һәм дүрт актер): Әлмәт театрының «Кибет» спектакле (Мәдинә Гайнуллина, Диләрә Ибәтуллина, Олжас Жанайдаров, Эдуард Шахов); «Әллүки», «Дәрдемәнд», «ОТУКАН», «hava», «sak-sok», «Әлиф» спектакльләре өчен «Әлиф» берләшмәсе (Туфан Имаметдинов, Нурбәк Батулла, Эльмир Низамов, Марсель Нуриев);

«Над Казанью луна» гобеленнар циклы өчен Анатолий Егоров; татар шәхесләренә скульптур портретлар өчен Кадим Җәмитов; «Весенний Кырлай», «В ожидании утра», «Тулпар», «Зилант» симфоник әсәрләре өчен Илһам Байтирәк; музыкаль җыентыклары өчен Риф Гатауллин; тарихи-мәдәни мирасны популярлаштырган фәнни хезмәтләре өчен Фаяз Хуҗин; татар милли хореографиясен пропагандалаган өчен Раилә Гарипова; милли фото сәнгатенә керткән өлеше өчен Рифхәт Якупов; «Казань. Кинематограф. Из века в век китабы өчен Елена Алексеева; Түбән Камадагы архитектура проектлары өчен Фирдәвес Ханов тәкъдим ителә.

Чарага керү ирекле.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*