tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай музеенда язучы, әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинны искә алачаклар
Тукай музеенда язучы, әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинны искә алачаклар

Тукай музеенда язучы, әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинны искә алачаклар

19 апрельдә 15.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме Ибраһим Нуруллинның 100 еллыгына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

«Кичәдә шәрәфле кунак – Ибраһим Нуруллинның кызлары Гүзәл һәм Миләүшә әтиләре турындагы истәлекләре белән уртаклашачак. Әдәбият галимнәре Фоат ГалимуллинХатыйп МиңнегуловЗөфәр Мөхәммәтшин әдип турында сөйләячәк. Әдәби-музыкаль кичәдә татар мәдәнияте белән кызыксынучы, Тукай һәм Нуруллин иҗатын яратучы тамашачыларыбызны көтәбез», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, КФУ доценты Таһир Гыйләҗев яңа басылып чыккан «Тукай гыйльмияте» китабының «Фәнгә багышланган гомер» бүлеген Ибраһим Нуруллин иҗатына багышлаган. Автор үзенең эзләнүләре турында сөйләячәк.

«Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентларының «Мизгел» яшьләр театры (режиссеры Илфак Хафизов) Ибраһим Нуруллинның «Тукай Петербургта» пьесасыннан өзек күрсәтәчәк. Чара Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә әзерләнә», – диде музей мөдире.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*