Тукай муниципаль районы утырышлар залында хакимият хезмәткәрләре бердәм булып “Татарча диктант” акциясенә кушылдылар. Тукаебызның “Бәхет” әсәре диктант язучыларның күңеленә хуш килде. Тормышчан, мәгънәле, тәрбияви текстны язып бетергәннән соң да таралашырга ашыкмадылар.Татар теленең башка халык телләре арасындагы урыны, туган телне онытмауда гаиләнең роле, балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы бәйләнеш турында фикер алыштылар.
Киләсе 2027 елда үтәчәк акциягә бик теләп кушылачакларын белдерделәр.
Чараны әзерләүдә Тукай районы башкарма җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галиуллина А. С., Бөтендөнья Татар Конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гарипова Р. Р. башлап йөрделәр. Текстны туган тел һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Мәүҗетова Р. Г. укыды.
Тукай районы Бәтке урта мәктәбе укучылары, укытучылары, ата- аналар «Татарча диктант-2026»Бөтендөнья белем бирү акциясенә кушылдылар. Ул бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган иде. Текстны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Мөдәрис кызы укыды. Катнашучылар башта шагыйрьнең «Туган тел»шигырен, аннан «Бәхет»дип аталган текстын яздылар.
Яр Чаллы шәһәренең 6 нчы белем бирү үзәгендә “Татарча диктант” акциясе үтте. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллык юбилеена багышлана. Акциядә 50 дән артык укучы катнашты.



