tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай теленә мәхәббәт тәрбияли
Тукай теленә мәхәббәт тәрбияли

Тукай теленә мәхәббәт тәрбияли

Ульяновск шәһәре 69 нчы мәктәбенең татар теле укытучысы Илсөяр Төхбәтуллина – үз эшен яратып башкаручы, күпләргә үрнәк булырлык мөгаллимә. Күптән түгел Илсөяр Исмәгыйль кызына утыз еллык фидакарь хезмәте өчен Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге – “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медале тапшырылды.

Илсөяр Исмәгыйль кызы 69 нчы мәктәптә “Татар теле һәм татар халкының мәдәнияте” түгәрәген җитәкли. Тәҗрибәле мөгаллимәнең мәктәп администрациясе, ата-аналар һәм укучылар белән аңлашып эшләвенең нәтиҗәсе күзгә күренерлек – татар теле түгәрәгенә йөрүче балалар саны ел саен арта бара.

“Быел укучыларны ике төркемгә бүлеп укытам. Әлеге фәнне өйрәнү өчен атнасына дүрт сәгать бирелде. Рәхәтләнеп эшләү, белем алу, үзебезчә аралашу өчен бөтен шартлар тудырылган. Милли музейны хәтерләткән кабинетыбыз һәркемдә соклану тудыра. Дәресләр шимбә көннәрендә үткәрелүенә карамастан, укучылар ашкынып йөриләр. Күрше мәктәптә укучы татар балалары да безнең түгәрәккә йөрергә теләк белдерде. Ата-аналар үзләренең балаларына туган телебезне өйрәтүгә каршы килмиләр, киресенчә, ихласлылык күрсәтәләр”,- ди Илсөяр Исмәгыйль кызы.

Замана таләпләренә туры китереп җиһазландырылган, бөтен күңел җылысын куеп бизәлгән музей-кабинет укучыларны үзенә тартып тора. Балаларга телне өйрәнү өчен уңай мохит тудыру – эшнең җитди рәвештә оештырылуы турында ачык сөйли. 69 нчы мәктәптә эшне шуннан башлаганнар да инде. Шуңа күрә малайлар һәм кызлар бу “әкият йортына” теләп йөриләр. Кабинетны татар язучыларының портретлары, әкият геройлары, төсле рәсемнәргә бай китаплар бизи. Тарихыбызны да онытмаганнар – Шәһри Болгар, Казан ханлыгы турында бик күп мәгълүматлар тупланган. Чигүле сөлгеләр, кулъяулыклар һәм калфак-түбәтәйләрнең ниндиләре генә юк биредә! Ә дингә багышланган почмакта шамаилләр һәм дисбеләр урын алган. Җирле каләм ияләренең иҗат җимешләре белән танышу мөмкинлеге дә бар. Кыскасы, биредә үрнәк итеп күрсәтерлек методик база булдырылган. Тырыш педагогның утыз еллык эш тәҗрибәсе бу.

Әлеге мәктәп укучылары өлкә конкурсларында катнашып, еш кына призлы урыннар алалар. Үзләрендә оештырылган милли-мәдәни чараларда да активлык күрсәтәләр. Тынгысыз йөрәкле мөгаллимә Илсөяр Төхбәтуллинага милләтебезгә тугрылыклы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре юллыйбыз.

Р. Нигъмәтле

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*