tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукайга багышланган спектакль Казанның егерме мәктәбендә уйналачак
Тукайга багышланган спектакль Казанның егерме мәктәбендә уйналачак

Тукайга багышланган спектакль Казанның егерме мәктәбендә уйналачак

Казан театр училищесының татар бүлегенең 3 курс сәнгать җитәкчесе Зөлфәт Закиров «Тукай белән бер дулкында» шигъри-музыкаль спектакле Казанның егерме мәктәбендә уйналачагын әйтте.

Аның сүзләренчә, Казан театр училищесы директоры Руфинә Таҗетдинова бу әсәрне Марат Әхмәтовка күрсәтергә тәкъдим иткән. Чыгыштан соң, комиссия аларга финанс яктан ярдәм күрсәткән һәм Казанның егерме мәктәбен урап чыгу максатын куйган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында билгеле булды.

«Икенче курс азагына без ун мәктәптә уйнадык. Калганын октябрь азагына хәтлек йөреп чыгарбыз дип өметләнәм. Тамаша дүрт бүлектән тора. Болар – «Үлемсезлек символы», «Исемдә калганнар», «Тукай Уральскида», «Тукай Казанда», – диде Зөлфәт Закиров.

Сәхнә теле буенча педагог, филология фәннәре докторы Гаптерәүф Нуриев республика буенча да гастрольләр булачагына ышануы турында әйтте.

«Без Тукайның моңарчы ишетелмәгән әсәрләрен халыкка якынайту максатын куйдык. Тукайсыз татар ерак китә алмас. Ул безнең милли сәнгатебезнең нигезен тәшкил итә.  Бүген университетыбызда сәгатьләр дә, укучылар саны да арта. Телебез исән-сау калачак дигән өмет бар», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*