Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Тукайны зыярәт кылырга килдек…”
“Тукайны зыярәт кылырга килдек…”

“Тукайны зыярәт кылырга килдек…”

25 март көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында Башкортстаннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашу узды.

Төркемдә Башкортстанның Мишкә һәм Миякә районыннан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Уфадагы 84 һәм 65 нче татар гимназиясе вәкилләре, данлыклы “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары оешмасы ханымнары бар иде.

Унбишләп татар хатын-кызлары бу өч көнлек сәфәргә бөек Тукаебызның 130 еллые юбилее алдыннан аның белән бәйле урыннарны зыярәт кылырга дип килгәннәр. Исәпләре – Казандагы Тукай музеен карау, Татар бистәсе зиратындагы Тукай каберендә дога кылу. Кырлайга барып кайтуны да исәп иткән булганнар да, кызганыч, анда төзекләндерү эшләре бара икән.

Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетында Башкортстаннан килгән кунакларны мәгълүмати-аналитик идарә башлыгы Гөлназ Шәйхи, танылган җырчы Фердинанд Сәлахов һәм баянчы Наил Сәгъдиев сәламләделәр.

Сөйләшүнең җитдирәк өлеше татар мәгарифе проблемаларына бәйле барды. Татар теле һәм әдәбиятына бирелгән сәгатьләр саны, дәреслекләр, матур әдәбият белән тәэмин ителү мәсьәләләре күтәрелде.

Фердинанд Сәлахов һәм Наил Сәгъдиев моңлы җыр белән куандырдылар, Гөлназ Шәйхи күптән түгел чыккан “Сыналганнар сынатмый” дигән китабын бүләк итте.

Шулай ук кунакларга Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты исеменнән китаплар тапшырылды.

Әлфия Миңнуллина

Булат Ибраһимов фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*