tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туристлар өчен татар халкының иң популяр ризыклары исемлеге басылып чыкты
Туристлар өчен татар халкының иң популяр ризыклары исемлеге басылып чыкты

Туристлар өчен татар халкының иң популяр ризыклары исемлеге басылып чыкты

Татарстанда яшәүчеләр беренче чиратта туристларга яки республика белән кызыксынган кешеләргә татар халкының зур бәлеш, өчпочмак һәм кыстыбый кебек традицион ризыкларын тәкъдим итә. «Промрейтинг» агентлыгы тикшеренүләр нәтиҗәсендә шуны ачыклаган.

Татар ризыклары исемлегендәге 13 ризык арасында зур бәлеш беренче урында тора, сораштыруда катнашучыларның 64,7 проценты туристларга шуны киңәш итә. 2нче урыннан 5нче урынга кадәр өчпочмак, кыстыбый, чәкчәк һәм токмачлы аш урнашкан. Алар турында респондентларның 62,2, 58,7, 54,2 һәм 53,6 проценты искә алган.

Татарстанлылар уйлавынча, туристларга тәкъдим ителү буенча баурсак, гөбәдия, кош теле, кабартма һәм казылык сизелерлек артта калган. Аларны сораштыруда катнашучыларның 32,7, 29,3, 20,1, 14,6 һәм 13,6 проценты гына атаган.

Тагын да азрак респондент катлама (катлы камыр эчендә ит, суган һәм бәрәңге), кыздырма (яшелчәләр белән пешкән ит) һәм талкыш кәләвә турында сөйләгән. Аларны 9,8, 3,8 һәм 1,6 проценты гына киңәш иткән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*