tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы татар драма театры Казахстанда узачак халыкара театр фестивалендә катнаша
Туймазы татар драма театры Казахстанда узачак халыкара театр фестивалендә катнаша

Туймазы татар драма театры Казахстанда узачак халыкара театр фестивалендә катнаша

Туймазы татар дәүләт драма театры Казахстанда узачак II «ABISH ALEMI» халыкара театр фестивалендә катнаша. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Фестиваль 20-23 сентябрьдә Мангыстау өлкәсенең Актау шәһәрендә узачак. Фестиваль кысаларында, 22 сентябрьдә театр коллективы Нурмухан Жантурин исемендәге Мангыстау өлкә музыкаль-драма театрында Илгиз Зәйниев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Борһан йорты» спектаклен күрсәтәчәк. Спектакльнең режиссеры – Айдар Зарипов. Аның премьерасы быелның 31 мартында булган иде.

Пьесада исән чагында якыннарын каты кулда тоткан, бөтен тирә-юньдә данлыклы Борһан турында бәян ителә. Читтән караганда нык һәм бердәм гаилә булып тоелган туганнары Борһан үлгәннән соң бер-берсенә терәк була алмый һәм мөстәкыйль, лаеклы яшәүләрен дәвам итә.

«Мангыстау өлкәсе акиматы, Казахстан Республикасы Мәдәният һәм спорт министры инициативасы белән һәм ТЮРКСОЙ ярдәмендә үткәрелүче фестиваль башка илләр белән мәдәни һәм рухи элемтәләрне ныгытуда алтын күпер булып тора», – дип искәрттеләр театрның матбугат хезмәтендә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*