tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама мөхтәсибәтендә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашу узды
Түбән Кама мөхтәсибәтендә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашу узды

Түбән Кама мөхтәсибәтендә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашу узды

Җөмәдәл-әүвәл аеның 29 нчы көнендә (13 декабрь) Түбән Кама шәһәренең Үзәк “Җәмигъ” мәчетендә махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашу узды. Төп максат – кешеләрне берләштерү, аларга аралашырга мөмкинлек бирү һәм бер-береңә ярдәм итү.

Иң элек Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Сәлих хәзрәт Ибраһимов татар һәм рус телләрендә чыгыш ясап, һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының йөрәк әрнүен йомшартты. Түбән Кама мөхтәсибәтендә ахун (хәрби мулла) булган Габделхәким хәзрәт Яруллин Коръән аятьләрен укыды, Мидхәт хәзрәт Абдулганиев дога кылды.

Очрашуда катнашучылар арасында махсус хәрби операциядән ялга кайткан Динар Вәлиев та бар иде. Һәлак булган бер хәрбинең әнисе, аңа мөрәҗәгать итеп, кулларына корал тотып Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы егетләргә рәхмәт һәм хуплау сүзләрен тапшыруны сорады. Хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары телефон номерлары белән алмашты,  оештыручыларга догалары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*