tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Финанс министрлыгының югары бүләгенә – С.Ю. Витте медаленә лаек булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Финанс министрлыгының югары бүләгенә – С.Ю. Витте медаленә лаек булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Финанс министрлыгының югары бүләгенә – С.Ю. Витте медаленә лаек булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Финанс министрлыгы башлыгы Антон Силуанов Россия Федерациясе Финанс министрлыгының югары бүләген тапшырды.

Бүләкләү Казанда, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең, Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясендә узды.

Рөстәм Миңнеханов С.Ю. Витте медале белән бүләкләнде. Бүләк 2019 елда булдырылган, бүләкләү аерым казанышлары, югары һөнәри осталыгы һәм бюджет, салым, иминият, валюта, банк эшчәнлеге, финанс базарлары, дәүләт бурычы һ. б. өлкәләрдә дәүләт сәясәтен һәм норматив-хокукый көйләүне эшләү һәм гамәлгә ашыру буенча бурычларны хәл итүгә зур өлеш керткәне өчен тапшырыла.

Россия Финанс министры Антон Силуанов билгеләп үткәнчә, «Рөстәм Миңнеханов финанс министры да, республика башлыгы вазыйфасында да эшләде. Нәтиҗәдә финанслар ышанычлы кулларда, шуңа күрә без рәхәтләнеп, Рөстәм Нургалиевич, Сезне әлеге медаль белән бүләклибез».

Федераль ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, бу – Россия Финанс министрлыгының югары бүләге. Ул хезмәт бурычларын үтәгәндә аерым хезмәтләре, югары һөнәри осталыгы һәм ил файдасына финанс бурычларын хәл итүгә зур өлеш керткәне өчен тапшырыла.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*