tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама районы “Татарча диктант”та актив катнашучыларның берсе
Түбән Кама районы “Татарча диктант”та актив катнашучыларның берсе

Түбән Кама районы “Татарча диктант”та актив катнашучыларның берсе

27 октябрь көнне  Түбән Кама шәһәренең 15нче мәктәбендә һәм Түбән Кама муниципаль районы авыл мәктәпләрендә  “Татарча диктант” акциясе узды.  “Татарча диктант” – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибар арттыручы белем бирү акциясе.

Акциядә катнашучыларга халкыбызның рухи тормышында һәм мәдәнияты тарихында тирән эз калдырган олы шәхесебез Гаяз Исхакыйның  “Көз” әсәреннән өзекне шәһәребезнең тәҗрибәле татар теле һәм әдәбияты укытучылары, “Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе, шагыйрә, 4 китап авторы Ралия Кәримова һәм Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Гүзәл Шәймарданова укыды. Әлеге акциядә укытучылар, укучылар  һәм барлык теләк белдергән милләттәшләребез катнашты. Аларның саны 270кә җитте.

Диктант нәтиҗәләре һәм катнашу хакында таныклык   diktant.tatar сайтына 30 ноябрьгә кадәр урнаштырылачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*