tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама сабыйлары Сабантуй оештырды
Түбән Кама сабыйлары Сабантуй оештырды

Түбән Кама сабыйлары Сабантуй оештырды

Җәйнең беренче  ае татар халкы өчен элек-электән Сабантуйлар ае булган. Халык, язгы кыр эшләрен тәмамлап, күңел ачкан, туганнары белән очрашкан. Быел да – бу шимбә-якшәмбе көннәрендә республикабызның авыл һәм шәһәрләрендә халкыбызның милли бәйрәме гөрләячәк.

Ә менә Түбән Каманың 64нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр берничә көнгә иртәрәк үзләрендә зурлап Сабантуй оештырды.

Бәйрәмне әлеге бакча мөдире, Түбән Камада танылган шәхес, шагыйрә, Шәйхи Маннур, Каюм Насыйри исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия Мирхазова ачып җибәрде. Котлауларга микрорайон рәисе Әкълимә Зарипова да кушылды.

Сабантуй, татар халкының милли гадәтләренә тугры калып, бүләк җыюдан башланып китте. Музыкантлар Алсу Әсхәдуллина белән Фиалка Шәйдуллина, Сабантуйны оештыручы һәм алып баручы Руфия Хаҗиева, бәйрәм кунаклары – Шамакайлар (аларны бакча тәрбиячеләре Филсинә Шәмсетдинова һәм Рания Горбуновалар башкарды) балалар Сабантуен бар үзенчәлекләрен исәпкә алып оештырганнар һәм алып бардылар. Бәйрәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачты, төрле уен-ярышларда катнашты.

Бер генә Сабантуй да төп ярыш – көрәштән башка узмый. Көрәш балалар бәйрәмендә дә төп уен булып тора. Мәктәпкә әзерлек төркеме малайлары, чын ир-егетләрчә билләренә сөлге салып, бар көчләрен, осталыкларын биреп көрәштеләр. Нәтиҗәдә бакча батыры булып Булат Бәдретдинов калды. Ул, иңнәренә уенчык булса да тәкә салып мәйдан әйләнде һәм махсус бүләккә ия булды.

Суфиян Минһаҗев,

Түбән Кама каласының Аксакаллар шурасы әгъзасы, мәгариф ветераны

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*