tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Камада Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган стела ачылды һәм яңа мәчет белән рухи үзәк төзелеше башланды
Түбән Камада Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган стела ачылды һәм яңа мәчет белән рухи үзәк төзелеше башланды

Түбән Камада Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган стела ачылды һәм яңа мәчет белән рухи үзәк төзелеше башланды

14нче ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Кама шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Әлеге район мөселманнары тормышы белән танышуны ул Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин белән күрешеп очрашудан башлады. Имам-мөхтәсиб Салих хәзрәт Ибраһимов белән бергәлектә узган әңгәмәдә җитәкчеләр Түбән Кама районындагы дини һәм милли вәзгыять хакында фикер алышты. Татарстан мөселманнары башлыгы белән очрашу Түбән Кама районы хакимияте бинасында үтте. Рамил Хәмзә улы әлеге җирлектә бу юнәлештә алып барылган эшчәнлек, мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы турында сөйләп узып, бүгенге көн тәртибе һәм көтелгән кунаклар белән таныштырып үтте. Мөфти мөселман инфраструктурасы үсешенә күрсәткән ярдәмнәре өчен район башлыгына тирән рәхмәтен белдерде.

Алга таба җитәкчеләр Түбән Кама шәһәрендә яңа мәчет һәм рухи-мәгърифәт үзәге салыначак урынга юнәлде. Ул шәһәргә керү юлында, Вахитов проспекты, 3Б адресы буенча урнашкан. Кунакларны каршы алучы мөселман гыйбадәтханәсенә киләчәктә, исемен җисеменә туры китереп, “Сәлам” исеме бирү көтелә. Хәзерге вакытта җирне төзелеш алып бару өчен әзерләү, документларны рәсмиләштерү, мәхәллә халкының фикерләрен тыңлау эшләре алып барыла.

Бүген исә әлеге мәчет салыначак урында тарихи вакыйга – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына истәлек билгесе – стела ачылды. Әлеге тантана татар Коръән-хафизы Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов тарафыннан “Тәүбә” сүрәсенең 18-19нчы аятьләрен уку белән башланып китте. Аннары җыелган халыкны сәламләү сүзләре белән район башлыгы Рамил Муллин чыгыш ясады. Ул бүгенге җыелуның максаты буларак шәһәргә керү юлында яңа дини үзәк төзелешенә хәер-фатиха бирүне атады, бүгенге көндә кешеләргә иң кирәкле әйбер – җан тынычлыгы дип, аңа Аллаһны искә алып кына ирешә алуны әйтте. Аннары мәхәллә халкына үгет-нәсыйхәт сүзләре белән мөфти Камил хәзрәт чыгыш ясады. Ул үз чыгышында рухи чисталык, сафлык турында сүз алып барды, дин кардәшләргә мәчет төзүнең саваплары турында искә төшерде. “Мәчетләр буш тормасын, бу дөньяда һәм ахирәттә файда китерсен”, – дип теләкләрен җиткерде мөфти.

Аннары җитәкчеләр һәм җыелган халык җәмәгать белән яңа мәчет төзеләчәк урында беренче намаз укыды. Намазны мөфти укытты. Әлеге чарада Түбән Кама мөхтәсибәтенең барлык имамнары һәм якын-тирә районнарның мөхтәсибләре катнашты.

Хәзерге вакытта Түбән Кама мөхтәсибәтендә 25 мәчет, шуның икесе – шәһәрдә. Бүген төзелешкә фатиха бирелгән “Сәлам” мәчетен дә кертеп, ике яңа мәчет төзелә.

Өйлә намазыннан соң мөфти Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән күреште. Әйтергә кирәк, биредә – шул ук проспектта яңа храм төзелешенә дә старт бирелде.

Төшке аштан соң Түбән Кама шәһәренең “Адымнар” күп телле мәктәбендә мөфти һәм вкладыка катнашында рухи тәрбия мәсьәләләре буенча сөйләшү узды. Биредә панель дискуссия рәвешендә җәмгыятьтә һәм үсеп килүче буында әхлакый сыйфатлар тәрбияләү хакында фикер алышу булды. Нәсыйхәт сүзе белән мөфти Камил хәзрәт тә чыгыш ясады. Ул Пәйгамбәребезнең әхлакны камилләштерү өчен җибәрелүен искәртте, әхлаклы буын тәрбияләү, исламда тәрбия мәсьәләләре турында сөйләп узды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*