tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Республикасы студентлары арасында уздырылган “Татар кызы-2022” бәйгесенең җиңүчесе билгеле
Татарстан Республикасы студентлары арасында уздырылган “Татар кызы-2022” бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Татарстан Республикасы студентлары арасында уздырылган “Татар кызы-2022” бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Бүген Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында “Татар кызы-2022” республика бәйгесенең финалы узды. Әлеге бәйге 2013 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә ел саен уздырылып килә. Аның максаты – хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару,  миллилекне аңларга өйрәтү, туган якка мәхәббәт, үз татар телебезгә хөрмәт уяту.

Кызларга бәяне мәртәбәле  жюри әгъзалары бирде: Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Рәмзия Кашапова, Арча районы мәдәният идарәсе, Татар конгрессының Арча районы бүлеге җитәкчесе Рамил Мөхетдинов, ТНВ каналында “Башваткыч” тапшыруын алып баручы Рафил Җәләлиев, Россия күләмендә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесе лауреаты
Рәдиф Исмәгыйлев.

Финалга узган кызлар үзләренең көчләрен 5 номинация буенча сынадылар:
1. “Матурлык йөрәктә яши, күзләрдә чагыла, эшләгән эшләрдә күренә… ” визит карточкасы
2. “Белем – йозак, ачкычы – сорау” интеллектуаль конкурсы
3. Милли татар киеме – айчык бизәү
4. Иҗади конкурс
5. Конкурс “Дефиле”

Шунысы куандыра: кызларның барысы да татар телендә иркен сөйләшәләр, татар халык җырларын һәм биюләрен яратып башкардылар.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары арасында үткәрелә торган  “Татар кызы-2022” республика бәйгесендә Гран-прига Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте студенты Фарисова Эльвина лаек дип табылды. Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес кызы аңа “Татар кызы” бәйгесенең символы – күчмә калфакны тапшырды.

Ә 1 урын исә Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте студенты Зәкәрова Илсөягә бирелде.

Әлеге бәйгедә катнашкан башка кызлар исә түбәндәге номинацияләрдә җиңү яуладылар:
“Хисле кыз” номинациясендә “Буа ветеринария техникумы” студенты Хәйбуллина Әдилә;
“Ихлас кыз” номинациясендә “Яшел Үзән механика көллияте” студенты Хәйруллина Алия;
“Ягымлы кыз” номинациясендә “Казан төзелеш көллияте ” студенты Гарифуллина Ләйсән;
“Ялкынлы кыз” номинациясендә “Казан педагогия көллияте” студенты Гыйләҗева Ясминә һ. б.

Чара ахырында Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Гарипова Гөлнара барлык катнашучыларга һәм жюри әгъзаларына рәхмәтен белдерде.

– Әлеге бәйгедән соң татар милләтенең киләчәге бар икәненә тагын бер кат инандым.”Татар кызы”н оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткән Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Бәйгедә үзләренең көчләрен сынаган барлык кызларга да дипломнар, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Хаҗиева Миләүшә

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*